Логотип Идель
Ачыш

САМБО – ҮЗЕҢНЕ ЯКЛАУ ГЫЙЛЕМЕ

Каратун мәктәбе бер дә тик тормый! Үзеңне легаль рәвештә хәвеф-хәтәрләрдән сакларга теләүчеләр өчен безнең мәктәптә самбо түгәрәге ачылды. Самбо – сугышу түгел, ә үз-үзеңне яклау гыйлеме. Ул шулай ук кешенең әдәп-әхлагын, ихтыярын үстерә. Бу турыда түгәрәк җитәкчесе Илгизәр Абдулла улы белән сөйләштек.


- Нәрсә ул самбо?


- Самбо - ул кара-каршы сугышу. Үз эченә меңгә якын төрле алымны кертә. Бу спорт төре коралсыз яклану дигәнне аңлата. 2008 елдан спорт самбосында яңа бүлек ачылды - хәрби самбо.


- Бу өлкәдә ничә ел эшлисез?


- Апас районында 17 ел эшлим. Хезмәтемне аграр колледжда башлаган идем. Аннан ДЮСШ ачылды, 2000 елдан шунда эшләдем.


- Иң зур уңышларыгыз нинди?


- 2 ел спорт остасына кандидатлар әзерләдем. Ел саен зур мәйданнарга чыгабыз, урын алмыйча кайтмыйбыз. Быел бөтен Рәсәй фестивалендә Сәлимуллина Альбина 2 урынга лаек булды.


Самбо


- Нинди кыенлыклар туа?


- Беренчедән, спорт комплексы юк. Яңа җиһазлар кайтса яхшы булыр иде. Икенчедән, авылда яшәүчеләр Апаска килә алмыйлар, шуңа мәктәпләргә үзем йөреп күнекмәләр үткәрәм.


- Куркыныч имгәнүләр буламы?


- Була, әлбәттә. Минем үземнең ике тапкыр имгәнгән бар: кул сыну һәм төз каймыгу. Әмма башка спорт төрләре белән чагыштырганда, самбода имгәнү күпкә сирәк очрый.


LxEteEb6l0U


- Самбоның гомумән файдасы?


- Һичшиксез, самбо бик файдалы спорт төре. Бөтен кеше үз-үзен яклый белергә тиеш. Анын хикмәте нидәме? Син кешенең сәламәтлегенә зыян салмыйча гына аны зарарсызландыра аласың. Каршы як: "Тайдым, егылдым, уянсам - гипс!” - дип әйтерлек булмасын өчен, башта без дөрес егылырга өйрәтәбез һәм ул гомерлеккә истә кала. Теләгән кадәр егыла аласыз, куркыныч булмый (көлә). Бүген һөҗүм итү очраклары күп. Шуңа да хатын-кызларга бу бик кирәк. Безнең түгәрәккә йөрүче кызларны куркытып булмый, мине дә егып салалар, ышаныгыз! Менә Каратун мәктәбеннән яшь самбистка Шакирова Зилә бу елны Казандагы “Батыр” дигән дзюдо мәктәбендә үткән бәйгедә икенче урын яулап кайтты.


Быел бишенче сыйныф укучылары беренче тапкыр ярышка барды. Урын алмасалар да, кәефләре төшмәгән. “Икенче баргач җиңәбез”, - диләр. Егетләр белән дә әңгәмә кордым.


- Казанга ярышка беренче баруыгызмы?


Әлфис: Әйе, катнашучылар ай-һай күп иде. Кабат 10 декабрьдә барасыбыз була.


- Куркыттымы?


- Юк, инде. (Алар шулай дигән булалар үзләре, минемчә, барыбер курку хис булмый калмагандыр. - Г.З.)


- Җиңәсе киләме?


- Бик тә! Андагы бүләкләрне күрсәгез! Кубок – медальләрнең ниндиләре генә юк! (Аларга мин үзем дә кызыгыр идем. Сәвия апа “хыялланма инде” дип кенә көлеп куйды. - Г.З.)


EIFiyRxaJnY


- Киләчәккә нинди хыялларыгыз бар, иптәшләр?


- Җиңәргә! Планнарыбыз зурдан, тренерыбыз шәп, безне яклый, көч биреп тора!


- Төшеп калучылар күпме соң?


- Әйе. Төшеп калмас өчен, шөгыльләнүең үзеңә ошарга тиеш.


qNkG1tNIEco


- Сезгә ошыймы соң? Мәҗбүриләп йөртмиләрме?


- Ошый, әлбәттә, үзебезнең теләк белән йөрибез, самбоны калдырыга уйламыйбыз да!


- Алайса, бик яхшы инде. Сезнең кирәкмәгәнне эшләргә бер дә вакытыгыз калмый. Бәлкем, миңа да самбога йөрергәдер? Әнием дә зыяннарымнан ял итеп торыр иде.


Бик зур рәхмәт сезгә, егетләр, киләчәктә зур уңышлар телибез!


Гөлназ Зәкиева


Апас районы Каратун мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев