Ачыш
МИСЫР СЕРЛӘРЕ ЧИШЕЛЕП БЕТӘРМЕ?
Мисырда инде табылган археологик артефакт һәм байлыклар бихисап. Пирамидалар, төрле бизәнү, көнкүреш әйберләре, кораллар, һәйкәлләр, Сфинкс сыны, мумияләр – болар Мисырны бөтен дөньяга танытты. Тик казу эшләре тукталмый һәм яңа табылдыклар һаман арта бара.
Агымдагы елның 13 май көнендә галимнәр Эль-Минья провинциясенең Туна-әл-Гәбал җирлегендә урнашкан каберлектә (Каирдан 135 км ераклыкта) 17 мумия таптылар. Каберлектә кешеләредән тыш аларны теге дөньяда саклау өчен төрле хайваннар, ярдәм итү өчен ясалма хезмәтче сыннары, савыт-саба, маскалар, кыйммәтле әйберләр, корал, ниндидер текст язылган папируслар күмелгән. Күмелгән кешеләр югары катлау чиновниклары яки дин вәкилләре булган дип саныйлар галимнәр.
Археолог Сәләх әл-Хүли белдерүченчә, «Үзәк Мисырда моның кадәр мумияне бер урында табу әле беренче тапкыр очрый. Табылдыклардан җир асты безгә әле тагын да шаккатыргыч яңалыклар әзерли дип, фаразларга була».
Галимнәр фикеренчә, каберлектә караклар инде кыйммәтле әйберләрне урлап чыкканнар, ләкин бу хәлнең кайчан булуын билгеләү – катлаулы мәсьәлә.
Мумияләрнең кайсы гасырга караганлыгын да әйтү кыен, ләкин алар Мисыр тарихының соңрак, эллин-Рим чорына (б.э.к. 4-3 гасырлар) карый дигән гипотеза яклы археологлар.
Моңарчы 2017 елда гына гыйнвар һәм апрель айларында галимнәр тарафыннан ике каберлек урыны табылып (элеккеге Габәл-әл-Силсилә регионында 12, Луксор янында 1 яңа каберлек ачыкланды), шактый гына кыйммәтле предметлар өйрәнелгән булуын искә төшерсәк, бердәндбер сорау безне борчый: Мисыр тагын нинди серләр саклый?

Фотолар: REUTERS агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев