Логотип Идель
Ачыш

ҖӘЙГЕ BEAUTY-ПРОБЛЕМАЛАРДАН КОТЫЛУ ӨЧЕН ЛАЙФХАКЛАР

Җәй ул су коену, кызыну һәм рәхәтләнеп ял итү вакыты гына түгел, ә безнең тәнебезгә куркыныч тудырган әйберләр чоры да. Тик бу проблемалар алдында җебеп калма, алардан һәрчак котылу юлы бар бит! :)

Бит кояштан кыза, әмма күзлек кигән җире ак кала


Мөгаен, моның сәбәбе күзлекләреңнең ультрафиолеты кояштан саклый торган SPFлы чараның факторыннан күбрәк булуындадыр. Ике вариант бар: йә битеңә SPFы югары булган крем сөрт, йә күзлекләрнең башкасын сайла. Без беренче вариант яклы.

Маңгай һәм борын ялтырый


Үзең белән кәгазь кулъяулыклар йөрт. Вакыт-вакыт проблемалы җирләрне сөртеп ал. Алар кыйбатлы тән төсен тигезли торган (матирующий) салфеткалардан бер дә ким түгел!

Аяк табаннары корый һәм ярыла


Аларны көн саен зәйтүн мае белән майла, сулый торган аяк киеме киеп йөр һәм аякларыңны ешрак «җилләтергә» тырыш.

Култык астының юешләнүе


Антиперспирантны төнгә сыла. Иртә белән душтан соң, аны кабаттан куллан. Бу ысул ярдәм итәргә тиеш. Химияле матдәләр күпкә китәр, дип курыкма.

Сипкелләр пәйда булды


Әгәр сиңа сипкелле булырга охшамый икән, киң кырлы эшләпә һәм күзлек киеп йөр, ә битеңә иң зур SPF-фильтрлы крем сөрт һәм һәр аны 2 сәгать саен яңартып тор.

Кояшта чәчләр кибә


[caption id="attachment_27835" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Чәчләр озынрак булган саен, алар күбрәк игътибар таләп итә. Әгәр кул селтәсәң, саламга әйләнгәннәрен көт тә тор. Һәр көн саен дымландыра торан шампунь белән ю, бальзам сөрт һәм, әлбәттә, температурасы югары булудан саклый торган составлы чараларны сайла. Һәм термаль суны ешрак сиптереп тор.

Макияж «йөзеп йөри»


Макияж өчен кулланыла торган чараларның санын кимет. Мәсәлән, дымландыра, төсне тигезли торган праймер сиңа тональ крем, корректор һәм пудраны берләштерә ала.

Күзләр кычыта һәм яшьләнә


Бу – бит тиресе майларының тушьны «ашавы». Шуңа күрә"водостойкий" тушь сайла.

Кул-аякларда вак кызыл бетчәләр


Бу әллә ни куркыныч әйбер түгел, бары тик кератоз. Тимә, кашыма, бары тик җиләк-җимеш кислоталары булган пилинг сыла, алар үзеннән-үзе юкка чыгачак.

[caption id="attachment_27837" align="aligncenter" width="720"] Фото: pixabay.com[/caption]

Кавыклану


Әгәр кавыкны бетерә торган шампунь булышмаса, SPFлы лосьон сөртергә мөмкин. Чөнки кавык кояш кызуы аркасында да барлыкка килергә мөмкин.

Прическа тормый


Стайлинг чараларны артык кулланма. Иң яхшысы – чәчләрне иелеп, биткә төшереп киптер. Бу очракта чәч тамырларын күтәреп җибәрә аласың. Бу да булышмаса, юеш чәч эффекты бирә торган гель куллан, алар чәчне күпертеп җибәрергә бирергә тиеш.

Иреннәр ярылу


Кояш астында су эчмәскә тырыш яки трубочка куллан. Һәм, әлбәттә, гигиена помадасы турында да онытма.

Аркада бетчәләр барлыкка килү


Аркада май бизләре бик күп. Һәрвакыт тирләү аларның тыгылуына һәм бетчәләр чыгуга китерә. Душта коенганда салицил кислотасы булган гель куллан һәм, гомумән, душка ешрак кер.

Аяк киеменең кыруы


[caption id="attachment_27836" align="alignleft" width="500"] Фото: pixabay.com[/caption]

Әгәр кабарчыклар (волдырь) барлыкка килсә, аны дезинфекцияләнгән энә белән тиш. Бу андагы сыекчаны чыгарыр өчен кирәк. Ләкин тиресен куптарып алма. Әгәр ул тартып алынган икән, хлоргексидин сөрт һәм сулый торган пластырь ябыштыр. Киләчәккә бер киңәш – аяк киеме өчен силиконнан ясалган "подушечка", спрей, стиклар барлыгын онытма.

Тырнак лагы начар тора


Син тирлисең, шуңа тырнак пластинасы да тир белән, тире себумы белән каплана. Тырнакларны майландырмаска тырыш: моның өчен лак сылар алдыннан, һичшиксез, лак-нигез сыла. Бу очракта лак та тигезрәк ятар, озаграк торыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев