Логотип Идель
Ачыш

ФЕВРАЛЬ ҖИТТЕ... ҺӘМ УЗЫП ТА КИТТЕ

Елдагы иң кыска айның да уртасы җиткән. Җиткән һәм узып та бара, ә без әлеге серле ай турында кызыклы фактларны һаман да сезгә тәкъдим итмәдек. Димәк, киттек! 

Беренче факт. “Февраль” атамасы римлыларның Фебруус дип исемләнгән чистарыну йоласыннан алынган, ул 15 февральдә үтә торган була.

Икенче факт. Быел әлеге айда ай тулмаячак. Февраль - тулы айсыз үтә ала торган бердәнбер ай. Соңгы тапкыр бу күренеш 1999 елда була.

Өченче факт. “Сезнең йөзегез нәкъ февраль ае кебек. Ул салкын, давыллы һәм болытлы”. (Уильям Шекспир «Много шума из ничего»).

Дүртенче факт. Теннессида «Февраль» дип исемләнгән оешма бар. Әлеге исем аңа XIX гасырдагы яшәгән почта чиновнигы Февраль әфәнде хөрмәтенә бирелгән.

Бишенче факт. 2011 елда үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, февраль аенда туган балаларның киләчәктә рәссам булу ихтималы зуррак икән.

Алтынчы факт. Февраль - АКШ һәм Великобританиядә йорт хайваннары сәламәтлеге ае.

Җиденче факт. Календарь үзгәртелгәннән соң да 1712 елда Швециядә фераль аенда 30 көн була.

Сигезенче факт: Африканың көньягында яшәүчеләрнең 6 меңнән артыгы һәм өч йөзләп британлы «Февраль» фамилиясен йөртә.

Тугызынчы факт. Баланың 29 февральдә туу ихтималы 1:1461 тәшкил итә.

Унынчы факт. Әгәр февральнең соңгы көннәрендә боз сөңгеләре озын һәм зур булса, яз озак дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев