Логотип Идель
Ачыш

ЭДУАРД УСПЕНСКИЙ ИСТӘЛЕГЕНӘ – БАЛАЧАКНЫҢ 5 ПЕРСОНАЖЫ

Эдуард Успенский вафат. “Ялкын” балачакта гына түгел, үсә төшкәч тә бик күпләр яратып караган Крокодил Гена белән Чебурашка, Простоквашино авылы яшәүчеләре Дядя Федор, Матроскин һәм Шарик, теләсә кайсы буталчык җинаятьне ачыклый алырга сәләтле бертуган Колобоклар авторының иң популяр персонажларын туплады.



5. Бертуган Колобоклар




Шеф һәм Коллега – Шерлок Холмс белән Доктор Ватсонга үзенә күрә пародия. Атаклы совет шымчылары, мультфильмда алар урланган Балдахин кушаматлы сирәк сырлы филне эзлиләр. Бертуганнарның төп көндәше – явыз һәм мәкерле алман контрабандисты Карбофос. Әлеге мультфильм Успенскийның “Похищение Белого Слона” китабы мотивлары буенча төшерелгән.



4. Гарантияле кешеләр




Хикәя барган дөньяда кешеләр көнкүрештә куллана торган приборлар, кирәк-яракларга заводтан махсус бәләкәй кешеләр – гарантияле кешеләрне утыртып җибәрәләр икән. “Гарантиялеләр” (алар үзләрен шулай атый) приборны гарантиясе беткәнче карап, төзәтеп торырга тиеш; гарантия вакыты беткәннән соң бәләкәчләр кире заводка әйләнеп кайталар. Әмма күкеле сәгать “гарантиялесе” Иван Иванович Буреның кайтыр урыны юк – заводны инде күптәннән япканнар. Шуңа күрә ул, чын оста кебек үз сәгатен инде алтмыш ел диярлек карап тора.

Әлеге повесть нигезендә 2010-елларда үтә популяр “Фиксиклар” мультсериалы төшерелгән.



3. Почтальон Печкин




Хат ташучыларны балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрнең төп каһарманнарының берсе итәргә мөмкин дип кем уйлаган? Әмма Печкин – бөтенләй үзгә. Беренче пәйда булуында кире, үзсүзле һәм хәтта усал булып тоелган абзый чынлыкта нечкә күңелле, аңлаучан, кеше хәленә керә белән торган, ярдәмчел шәхес булып чыга.



2. Матроскин




Песиле селфилар һәм мемнар, видеолар һәм гифкалар заманасына кадәр үк популярлыгы бөтен илгә таралган песи. Җырлар җырлый, бер дигән шаярта, хуҗаларын үлеп ярата, чигә, сыер сава, хайван карый, Олег абый Табаков тавышы белән сөйләшә – кыскасы, Матроскин – камил дус һәм песи. Юкка гына Дядя Федор әтисе көрсенеп “Минем шундый песием булган булса, мин, бәлки, өйләнмәгән дә булыр идем” дими бит инде.



1. Чебурашка




Олимпия җыелмасы символы булу бәхете хәтта чынлыкта булган хайваннарга да бик сирәк елмая. Чебурашка – Россиянең символы дияргә дә мөмкин. Килешсез, килбәтсез, әмма чиксез ягымлы һәм киң күңелле, нәрсә икәнлеге аңлашылмаган, абынырга һәм төрле көлкеле хәлләргә калырга гына торган бу җанвар нәкъ менә безнең Ватаныбызны хәтерләтә бит. Матрешка һәм бүрек белән беррәттән дөньяда иң танылган Россия символы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев