Логотип Идель
Ачыш

ӨЧ ХӘРЕФТӘН ТОРГАН СӘЛАМӘТЛЕК

 

Күз алдыңа китер, дустым, сканворд чишкәндә шундый сорауга юлыктың ди: сәламәтлек синонимы, өч хәреф. Җавапны таба аласыңмы?

Ярар, ярар, артык аптырама, әйтәм җавапны үзем – ГТО бу, дустым.

“Ялкын”ны игътибар белән күзәтеп барганнар, әлбәттә, бу серле өч хәрефнең нәрсә аңлатканын яхшы беләләр. Әгәр син монда беренче тапкыр икәнсең – “Готов к труду и обороне” дигән сүзләр белән аңлатыла аббревиатура.



Совет заманында җитди абзыйлар җыелалар да шулай бервакыт, әле беренче адымнарын атлап кына кил торган дәүләткә нык, таза, сәламәт яшьләр кирәген аңлап алалар. Яшьләрне мондый булырга өндәү, кызыксындыру өчен уйлап табыла да инде ГТО комплексы. Нормативларны яхшы үтәүчеләргә алтын, көмеш я булмаса бронза медальләрен дә тапшырганнар. “ГТО отличнигы” исемен йөртү СССР яшьләре өчен бик тә мактаулы саналган. Әлбәттә, 1990-нчы еллар шаукымы тормышның барлык якларына да тигән кебек үк, ГТОны читләтеп үтми. Ул күпмедер вакытка көндәлек тормыштан югалып тора. 2000-нче елларга керү белән дәүләт башлыклары аны яңадан торгызырга карар кыла.

Һәм менә 14 ноябрь көнне Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында зур Фестиваль – “Готов к труду и обороне” фестивале ачык дип белдерелде. Ике ай буена Казан мәктәпләренең 10-11 сыйныфы укучылары үз көчләрен сыный алачак. Көч сынау дигәннән – нормативларны тиешенчә үтәүчеләргә шулай ук түштамгалар да тапшырачаклар. Ул гына да түгел – түштамга алырлык үти аласың икән, югары уку йортына керү дә җиңеләя төшәчәк – мондый укучыларның БДИ нәтиҗәләренә 10 балл өстәячәкләр икән.
2018 елда ГТО бирүдә Казан буенча гына да 4 000 ләп егет-кыз катнашачак. Әйтик, 2017 елда бу сан 2100 дән бераз гына артып киткән.

Беренче Фестиваль кысаларында егетләр һәм кызлар йөгерүнең төрле төрләре, турникта тартылу, пресс һ.б. спорт дисциплиналарында нормативлар тапшырачак. Нәтиҗәләрне шундук әйтмиләр – аларны ГТО системасында теркәлгән вакытта булдырыла торган махсус Шәхси кабинетта белергә мөмкин.



Ачылыш тантанасында катнашкан зур түрәләрнең берсе “Ялкын” укукчылары өчен генә дип бер серне дә чиште. Тиздән ГТО комплексына кызыксынуны арттыру, кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен махсус мобиль кушымта үз эшен башлап җибәрәчәк икән. Әлегә аның исеме төгәл билгеле түгел, әмма бу проектны Владимир Путин инде раслаган, имзалаган. Программаның асылы кэшбэклар системасына корылган. Нәрсә дә булса сатыла яки хезмәт күрсәтелә торган җирләрдә шушы кушымта ярдәмендә түлисең дә – синең исемеңә кэшбэк баллары кайтып барачак. Бу балларны син спорт белән бәйле әйберләргә тота аласың. “Рубин”ны карарга барасың киләме? Волейбол “Зенит”ы өчен җанатасыңмы? Бассейнга яхшы ташламалар белән абонемент аласың киләме? Боларның барысына да сиңа баллар ярдәм итәчәк.



Спорт товарлары сатучы һәм спорт белән бәйле хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешүләр инде төзелгән дә икән. Хәзерге вакытта спорт клублары һәм азык-төлек сатучы кибетләр белән сөйләшүләр алып барыла. Өстәвенә, программаның кайбер партнерлары түләүне баллар белән алырга гына түгел, ә баллар кулланган өчен өстәмә ташламалар да бирергә әзер икән!

Кушымтаны махсус банк картасына бәйләмәгәннәр – уңайлы һәм барлык категория гражданнар өчен дә кулай булсын дигәннәр. Мондый шартлар тудырылып торганда ничек итеп спорт белән шөгыльләнмисең, ди. ГТО Фестиваленә килгән яшьләр дә шундый фикердә.

Искәндәр Хәбибуллин


Илназ Мөхәрләмов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев