Логотип Идель
Ачыш

"БЕЗ - ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ!"

Мәктәптә тырышып укыганнан соң, җылы җәйләр белән балаларның өч айга сузылган яллары башлана. Аларның җәйге ялларын күңелле итеп үткәрү өчен нинди генә чаралар оештырылмый хәзер! Һәрбер бала республикабызның төрле районнарында үткәрелүче “Сәләт” аланын ишетеп кенә калмыйча, анда барып ял иткәне дә бардыр. Ә Арча районы Яңа Кырлай авылында инде өченче мәртәбә оештырылучы “Без Тукай оныклары” төбәкара чатырлы ял аланы турында ишеткәне бармы икән? Булмаса, сиңа әлеге язманы укырга киңәш итәм.

Әлеге алан елдан ел үзенең машстабларын киңәйтә, төрле яңалыклар кертеп, гел дә үсеш-үзгәрештә яши. Мисал өчен, бу елны ул ике смена дәвамында эшләде: беренче смена 30нчы июньнән 6нчы июльгә кадәр, икенче смена 14нче июльдән 20нче июльгә кадәр барды.

“Без Тукай оныклары” аланына Татарстан районнарыннан гына түгел, Рәсәйнең төрле почмакларында сибелеп яшәүче татар җанлы балалар килә. Үткән ел алан Казахстан, Мари-Эль республикалары, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү шәһәреннән килгән балаларны каршыласа, бу елны Пермь, Киров һәм Оренбург өлкәләре, шулай ук Мари-Эль һәм Башкортстан республикалары, хәтта Владивосток шәһәреннән килгән талантлы балаларны кабул итте. Шушы кыска вакыт эчендә Тукай оныклары үзара дуслашырга, бердәм булырга өлгерделәр.

Алан бер атна гына дәвам итә, шулай булуга да карамастан аның балаларны үзенә җәлеп итәрдәй кызыклы программасы бар. Монда татар телле генә түгел, рус телле балалар да бик теләп ял итәргә килә. Шушы җиде көн эчендә көндәлек сөйләмебездә еш кулланыла торган саф татар сүзләрен өйрәнеп, алар әйдаманнар һәм дуслары белән аралаша башлыйлар. Чын күңеленән “Хәерле иртә!”, “Рәхмәт”, “Исәнмесез”, “Тәмле булсын!” дип авыз тутырып җавап биргән рус баласын күргәч, бу аланның никадәр үтә дә җаваплы эш башкарганына төшенәсең.



Биредә алар татар милли йола-бәйрәмнәре, тарихи урыннарга сәяхәтләр, милли ризыклар әзерләү, калфак чигү, түбәтәйләр тегү аша нәни күңелләренә татар рухын сеңдерәләр. Мисал өчен, аланның бер көнендә гөрләтеп “Сабантуй” бәйрәме үткәрелә. Чын татар гармуннарына җырлап, татар көйләренә биеп, кызыклы ярышларда катнашып истәлек бүләкләр оту балаларның хәтерендә якты эз калдыра. Моннан тыш, аланда балалар өчен мастер-класслар үткәрелә. Биредә алар татар калфагын чигәргә, түбәтәй тегәргә, изүгә брошьлар ясарга өйрәнәләр, милли ризыкларыбыз турында үзләренә бай мәгълүмат туплыйлар. Күз алдыгызга гына китерегез, Татарстан һәм Рәсәйдән килгән 200 бала үзенә никадәр кирәкле һөнәрләр үзләштереп кайта дигән сүз!

Әлбәттә, Кырлай авылында ял иткәч, бөек шагыйребез, татар милләтенең йөзек кашы Габдулла Тукай турында да язып үтми мөмкин түгел. Аланның бер көнендә балалар Г.Тукайның туган җире Кушлавыч авылына сәяхәт кыла. Биредә алар шагыйрьнең йорт нигезен күреп, аның тормыш юлы белән якыннан танышалар. Әле яңа төзекләндерелгән “Мулла” чишмәсенең саф суыннан авыз итәләр. Алга таба, Тукай оныклары өчен Кырлай авылында да файдалы экскурсия билгеләнә. Шагыйрь үзе язып үткәнчә, Кыйрлай авылы аның дөньяга “күзе ачылган урын”. Монда балалар белән Г.Тукай музеена, кечкенә Апушка ныклы тәрбия биргән Сәгъди абзый йортына күңелле сәяхәт карала. Көннән көн балалар шагыйрьның авыр, әмма мактауга лаек булган тормышы һәм иҗат юлы турында зур мәгълүмат туплап кайталар.



Шулай ук, алан үзенә кунаклар да кабул итми калмый. Балалар өчен “Ялкын”, “Сабантуй”, “Салават күпере” журналларыннан килгән журналистлар, Арча районының данлыклы язучылар, “Татар радиосы”ның алыштыргысыз ди-джейлары белән күңелле әңгәмә каралган. Балалар әдәбият һәм журналистика өлкәсенә караган бик күп сорауларга әлеге очрашу аша җавап таба алалар. Моннан тыш, килгән кунаклар Тукай оныкларына кызыклы уеннар уйнатып, истәлек бүләкләр тараталар. Бу исә балаларның күңелендә җылы хисләр уята.



Хәрәкәттә бәрәкәт диләр. Бер генә алан да спорт чараларыннан башка үтми. “Без Тукай оныклары” чатырлы аланында да балалар җаннары теләгән спорт төре белән шөгыльләнә ала. Бу елны футбол буенча Дөнья чемпионаты уздырылгач, балалар футболны аеруча да үз итте. Әле волейбол, баскетбол, бадминтон, шахмат һәм шашка буенча балалар өчен ярышлар уздырылды. Я, кайсы баланың шушы тылсымлы аланнан китәсе килсен! Киресенчә, бер атна сизелми үтеп китә ки, балаларның ахырда аерылышасы килми. Бу исә, алан балаларга чын мәгънәсендә ошаган дигән сүз.

Әйдаман Абый һәм Апалар турында да бер-ике сүз язып үтәм. Күпчелек балаларга таныш булган “ШТК” ның (“Шаяннар һәм Тапкырлар Клубы”) иң текә, талантлы, балалар белән эшләү өлкәсендә олы тәҗрибәсе булган әйдаманнар килә бирегә. Абый-Апалар балаларны үз итеп, күңелләрендәге яратуларын өләшәләр, аларга онытылмас җәйге яллар бүләк итәләр. Тукай оныкларының йөзендәге канәгатьлек хисе моның ачык мисалы.

Менә шулай бер атналык “Без Тукай оныклары” чатырлы аланы җылы колачын җәеп балаларны каршы ала, онытылмаслык якты хатирәләр бүләк итә, кадерләп озатып кала. Синең дә безгә кушыласың, җәеңне истә калдырырлык итеп үткәрәсең, яңа дуслар табасың, гомумән, яхшы кәеф дулкынында йөзәсең килә икән, киләсе елга рәхим ит, дустым!

Рания Гыйлемханова,
КФУ студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев