Логотип Идель
Ачыш

БАР ДА ТИГЕЗ ҖИР ШАРЫНДА

Футбол буенча дөнья чемпионаты Россия өчен тагын бер мөһим нәрсәне күрсәтеп салды – үсешләрендә үзенчәлекләр булган шәхесләр (бездә аларны, кызганычка, ничек кенә атамыйлар – инвалидлар, сукырлар, чукраклар һ.б.) хәтта футбол стадионы һәм җанатарлар фестивале кебек кеше бик күп җыелган һәм актив тоткан урыннарда да югалып калмыйлар; аларның хокуклары һәм мөмкинлекләре чикләнмәгән шартлар тудыру әллә ни катлаулы да түгел икән.

Ә җыелмаларның баш остазлары арасында Оскар Табарес (Уругвай җыелмасы баш остазы) кебек көчле рухлы, харизматик шәхесләрнең булуы үзенчәлекле кешеләрнең мөмкинлекләре чиксез икәнлегенә тагын бер дәлил булды.

Дөнья чемпионаты үтеп китү мондый үзенчәлекле шәхесләрнең тормыш шартларының кабат кысрыкланачак, аларга башка кешеләр йөри торган урыннарда йөрү яңадан чикләнеләчәк дигәнне аңлатмасын иде.

Үзенчәлекле шәхесләргә игътибар, әлбәттә, кечкенә вакыттан ук бирелергә тиеш. Шул ук вакытта алар үзләрен ниндидер аерымланган, җәмгыятьтән читтә тора торган шәхесләр дип сизәргә дә тиеш түгел. Моның өчен инклюзив тәрбия җавап бирә.

Инклюзив тәрбиянең төп принциплары:

Кешенең кыйммәте аның сәләтләре һәм казанышларына бәйле түгел;

Һәрбер кеше дә тоярга һәм уйларга сәләтле;

Һәр кеше аралашу һәм ишетелгән булу хокукына лаеклы;

Барлык кешеләр дә бер-берсенә мохтаҗ;

Чын белем бирү бару тик реаль багланышлар контекстында гына тормышка ашырыла ала;

Барлык кешеләр дә үз яшьтәшләренең ярдәменә һәм дуслыгына мохтаҗ;

Барлык белем алучылар өчен дә тиз уңышка ирешү юлы алар эшли алмаган әйберләрне эшләтүдә түгел, ә алар эшли алган әйберләрне эшләп карауда;

Күптөрлелек кеше тормышының барлык якларын да көчәйтә.

Инклюзив белем бирү оешмалары нәкъ менә шушы принципларны күздә тотып эшлиләр дә. Әмма аларның күбесе игътибар үзәгеннән читтә калалар. Мондый оешма-проектларга ярдәм йөзеннән, аларны бергә җыю-укмаштыру-дуслаштыру максатларыннан Inclusive Practices интернет-мәйданчыгы булдырылган. Һәм әлеге интернет-проектта катнашучылар саны инде 2000нән артып киткән. Алар – дөньяның төрле илләреннән.

Һәм менә проект авторлары әлеге хәрәкәттә катнашучыларны виртуаль дөньяда гына түгел, ә чынбарлыкта да очраштырмакчы, аларның эшчәнлекләре белән һәммәсен дә таныштырмакчы. 2018 елның 3-5 октябрендә Грузиянең Уреки курорт урынында “Киртәләрне җиңеп-2018” (“Преодолевая границы-2018”) Беренче халыкара инклюзив практикалар фестивале узачак. Фестивальнең иң мөһим вакыйгасы – “2018 елның иң яхшы инклюзив проекты” конкурсы җиңүчесен билгеләү мизгеле. Әлеге конкурста катнашучы проектлар арасында нинди генә юнәлешләр юк: спорт дисеңме, төрле сәнгать, арт-проектлары дисеңме, җыр-бию, уеннар, башка төр активлыклар. Казан да әлеге хәрәкәттән читтә калмаган: конкурста катнашу өчен 5 номинациядә беренчел сайлап алынган 130 проект арасында башкалабызның да ике проекты бар: “Палеонтология на ощупь” һәм “Э-моция” сәнгать инклюзив студиясе.

Беренчесе кысаларында үзенчәлекле балалар Җир шары, җәнлекләр, кешелек тарихын китаплар буенча, коры фактлар белән генә түгел, ә үз күзләре белән күреп, я булмаса капшап өйрәнергә мөмкин. Алар борынгы казымаларга охшатып ясалган макетлар белән генә эшләп калмый, ә музейның чын экспонатлары белән дә таныша.



“Э-моция” проекты исә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларны башка балалар белән бертигез катнашкан иҗади коллектив оештырып, театраль жанр кысаларында иҗат итәләр, сәхнә, иҗат чикләрен киңәйтеп, яңа формаларда чыгыш ясыйлар.

Башка конкурсантларның эшләре белән рәсми сайтта гына түгел, ә проектның Youtube каналында да танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев