Логотип Идель
ХИКӘЯНЕ ДӘВАМ ИТ!

Мингарипова Әдилә

11 декабря 2020, 17:38
704
0
0

Логин. Пароль. Вконтакте. «10 минут элек кергән булган. Ярый, Камилә, әйдә җитәр куркып йөрергә. Күпме түзәргә була? Язасың, да бетте бит инде. Берни дә булмый.»

Бармаклар клавиатура буйлап бии башлый:

– Алмаз, сәлам! Күптәннән сиңа әйтергә телим,әмма кыюлыгым җитми. Бүтән түзеп йөри алмыйм. Мин сине яратам.

*Enter*

Китте...

Камилә ирексездән күзләрен ике кулы белән каплый. Бераз тынычлангач, ноутбукны шапылдатып ябып куя.

– Булды, бүген бүтән Вкга кермим. Нәрсә була – шул була, – дип пышылдады кыз һәм караватка барып ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Иртәгә мәктәпкә барасы һәм классташы Алмаз белән күзгә-күз очрашасы булачак. Эх, җирнең тишекләре ачылса, шунда гына кереп китәр иде кыз...

Камилә төнлә белән борчулы уйларга бирелеп ятты да иртә белән генә йокыга китте. Төшендә әллә нәрсәләр күреп саташып бетте.

Менә сиңа мә,  йоклап калган! Әти-әнисе иртүк эшкә китәләр һәм кыз үзе тора иде, ләкин бүген... Камилә уянып, сәгатенә караса, тугыз тулып киткән. Кыз нишләргә белмәде, борчылды,  әмма әнисенә шалтыратырга курыкты, укытучысына да. Җитмәсә, кичә язган сообщениесе искә төште. Икеләтә борчылу!

Камилә әзрәк аңышкач, «Нәрсәгә яздым инде мин аңа? Аның каршында оятка калдым. Ни дип әйтер инде....?» дип уйлады.

Кыз, анасы кайтканчы, өйдә булган бөтен эшне эшләде: идән юды, өйне җыйды, ашарга әзерләде. Нигә дип уйлыйсыз? Әнисе кайткач орышмасын дип.

Менә әнисе дә кайтып җитте.  Камиләнең мәктәпкә бармаганын сизмәде кебек. Алар ашадылар да бераз сөйләшеп утырдылар. Кыз үзенең серен сөйләргә булды. Әнисе сабыр гына тыңлап торды да:

- Ярар, кызым, борчылма. Барысын да дөрес эшләгәнсең. Хәзерге заман кызлары шундый инде алар, - дип елмаеп куйды.  Кызга  әнисенең бу сүзләреннән ничектер рәхәт булып китте, әйтерсең иңбашыннан авыр йөк төште. Әмма озак та  үтмәде, тагын теге сообщение искә төште бит.

«Алмаз мине аннан качып йөри дип уйламыйдыр инде, мөгаен?» дигән уй килде. Җитмәсә, бүген мәктәптә дә булмады.

Бераз тынычлангач,  ул әнисенә кичке аш әзерләргә булышты, борчулы уйларыннан арынып торды.

Икенче көнне Камилә йоклап калмады инде.  Хәтта  вакытыннан алданрак та торды әле. Җыенды, әзерләнде һәм мәктәпкә китте. «Менә хәзер Алмазны очратам да  барысын  аңлатып бирәм» дип уйлады ул.

Мәктәп юлында ул дус кызы Гөлия белән очрашты. Дустына үзенең кичә ни өчен укырга килмәгәнен аңлатып бирергә булды.  Камилә әнисенә сөйләгәннәрне Гөлиягә дә әйтеп бирмичә түзә алмады.

- Эй, Камиләкәем, шуның кадәр озак вакыт аңа гашыйк булып йөргәнсең, азаплангансың. Ник соң аны миңа булса да әйтмәдең, берәр киңәш биргән булыр идем. Ә болай караганда,  син барысын да дөрес эшләгәнсең. Ләкин мин Алмазның мәктәпкә килгәнен күрмәдем әле. – диде Гөлия, икеләнеп.

- Ярар, килер әле, аны бик ашкынып көтмим, – диде Камилә әллә борчылып, әллә куркып шунда.

Дәрес башланып китте. Математика дәресе. Ә Алмаз күренми. Камиләнең борчуы тагын да көчәйде.

Берзаман дәрес уртасында класс  ишеген шакыдылар. Укытучы ишекне ачса, анда Алмаз басып тора. Менә  бүген ул соңга калган. Артык сораулар бирмичә генә, укытучы аны  кертте. Егет Камилә янына барып утырды. Сез бу вакытта Камиләнең нәрсәләр кичергәнен  белсәгез.... Сүзне Алмаз башлап җибәрде.

- Камилә, дускаем, күрдем, синең миңа теге көнне нәрсә язганыңны. Әле башта аңламый утырдым, бу моны шаяртып кына язгандыр дип уйладым, шуннан соң синең ВКга башка кермәгәнеңне күргәч, шаяру түгел икәнен аңладым.

- Алмаз, син миңа чын дөресен генә әйт. Зинһар ялганлама.

- Чын дөресен әйтәсе идем инде мин сиңа. Бик озак вакытлар син миңа ошап йөрдең, башлангыч сыйныфтан дип тә әйтсәк була, син бәләкәй вакытта шундый чибәр, битләрең кызыл алма төсенә керә иде, чәчләреңнән тарту иң кызыгы иде. Ләкин хәзер олы сыйныфка җиткәч...

- Булды, булды, Алмаз, аңладым мин сине,  - диде Камилә бик моңсуланып, ләкин белдертмәскә тырышты. Нәкъ шул ук вакытта кыңгырау шалтырады. Кыз тизрәк китапларын җыеп, класстан йөгереп чыгып китте. Алмаз үзенең башлаган сүзен тәмамлап бетерә алмыйча, авызын ачып калды.  Алмаз югалып кала торган егетләрдән түгел, бәләкәй малай чагы күптән узган. Ул тизрәк кыз артыннан йөгерде. Коридорга чыгып , Камиләне эзләсә дә таба алмады . Егет тизрәк беренче катка төшеп китте. Камилә,  бер буш класска кереп, шкаф артында качып утыра иде.  Сизенгән кебек, Алмаз да нәкъ менә шул класска керде һәм мышык-мышык елаган кызны күреп алды.

Егет аның янына килде. Камиләнең күзләрендә  яшь тамчылары җемелди, ярсып елаганы сизелә, әйтерсең бәләкәй баланың уенчыгын талап алганнар. Ә Алмаз аңа карап елмайды гына.

- Син ник чыгып йөгердең? Мин бит сиңа әйтеп бетермәдем әле.

- Белдем инде нәрсә әйтәсеңне.

- Нишләп алай дисең? – диде Алмаз, күпмедер дәрәҗәдә җитдиләнеп. Камиләнең Алмазны бу халәттә күргәне юк иде әле.

- Үзең башта ошый идең дип әйттең, ә хәзер...

- Мин, гомумән, алай дип әйтәсе түгел идем. Син миңа хәзерге вакытта тагын да күбрәк ошыйсың дип авыз ачкан гына идем. Өлгермәдем. Син хәзер шундый чибәр, акыллы... Мәктәптәге башка кызлардан аерылып торасың.

Бу вакытта Камиләнең  бит алмалары  кып-кызыл булды,  ул егеткә күтәрелеп карарга да оялды.  Мондый уңайсыз халәттән чыгарга теләп, Алмаз кызның кулыннан җитәкләде һәм алар кайтыр юлга юнәлделәр.

Мингарипова Әдилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Нет комментариев