Логотип Идель
Саннар

СЕНТЯБРЬ 2019

18 сентября 2019 СЕНТЯБРЬ 2019

Сентябрь тулы көченә «эшли» башлады. Сизәсезме?

Әле кичә генә кояшның җылы нурларынды коенып, җиңелчә күлмәк-кофталардан йөрсәк, инде бүген җылы киемнәребезне шкафтан чыгардык. Нишләмәк кирәк, көз көз инде ул. Кара әле, көз дигәннән, сезнең өчен көз нинди ул?

Мәсәлән, минем өчен көз ул – пычрак катыш яфрак боламыгы, яңгыр, салкын җил, салкын өй (чөнки әле дә җылылык бирмәгәннәр!) Ә-ә-ә-ә юк икән, көз ул – кайнар чәй, җылы кием, сары яфраклар – кыскасы... Кыскасы, көзнең нинди булуы бары тик безнең үзебездән генә тора икән. Менә бүген, бер карасаң, көне салкын, яңгырлы, ләкин минем кәефем күтәренке. Чөнки кулымда «Ялкын» журналы һәм кайнар кәһвә.

Әле күреп өлгермәгән булсагыз, сезнең өчен дә кыска гына күзәтү ясап алыйм әле.

Киттек!

Бу санда сезне берьюлы 9 бала язмасы көтә. Бала дип язуыма ачуланмыйсыздыр, шәт?!;) Соңгы арада «Ялкын» битләрендә сездән килгән язмалар күбрәк урын ала башлады. Һәм бу күренеш безне чиксез куандыра. Без – сезнең өчен, ә сез безнең өчен язасыз булып чыга бит. Әгәр синең әлегәчә «Ялкын»да язмаларың, фотоларың чыкмаган булса, мәкаләләреңне безнең почтага җибәреп, көчеңне сынап карый аласың.

Бу санда журналның тышлыгында кем икән дип баш ватучылар өчен, 4-5нче битләргә игътибарлырак булырга тәкъдим итәм. Бу санда сезне бик үзенчәлекле егет – Булат Нуриәхмәтов белән танышу көтә. Кай җире белән үзенчәлекле соң алар дип аптырап утырганчы, тизрәк журналны ачып укыгыз.

Тагын бер үзенчәлекле героебыз – Владислав Храмов. Хогвартстан качкан ул. Чын әйтәбез!

Әле уку елы башы гына булса да, һәркемне имтихан дигән «өрәк» белән куркыта башладылар инде. Ә имтиханнан соң «Нишләргә: кая укырга керергә? 9нчы сыйныфтан соң укуны дәвам итәргәме, әллә китәргәме? Бәлки чит илгән китәргәдер?» ише сораулар борчый башлый. Ә без сезгә бүгеннән әлеге сорауга җавап табарга ярдәм итәбез. Шуңа күрә 8-9нчы битләрдәге «Әти-әнием чит илгә китәргә үзләре булышты...» һәм «Бөтен юллар Африкага илтә» язмаларын тәкъдим итәбез. Укытучылар да чит илгә китеп эшлиләр икән бит.

Киләчәге турында кайгыртучылар өчен, «Онлайн һөнәрләр» рубрикасын тәкъдим итәбез. Укымый калма. Мондый һөнәр вәкилләрен күргән булсаң да, авырлыклары турында ишеткәнең юк әле. Иманым камил!

Кызлар! Махсус сезнең өчен бер язмабыз бар: “Сөйләшергә ярамый...” дип атала. Нәрсә турында сөйләшергә ярамаганлыкны журналның 18-19нчы битләреннән укып аңлый аласың. Сөйләшергә читен булган тагын бер тема бар. Шул хакта язма әзерләдек: “Әти әниемә хыянәт итә...” 15 яшьлек анонимга хәлебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Сезнең арагызда шундый авыр хәлдә калучылар булмасын дип телибез. Шулай да “Оялчан алма” рубрикасы һәм психологларыбыз һәркемгә ярдәмгә килергә әзер.

Тукта, бер язмадан икенчесенә «сикерә» «сикерә», җәйнең кызу мәкаләләрен төшереп калдыра язганмын. Урамда сентябрь генә бит әле. Шуңа күрә җәйнең күңелле мизгелләрен искә төшереп алырга була. «Iволга 2.0: Идел буен шаулаткан Татарстан проектлары», «Сау бул, WorldSkills», «Сәяхәт көндәлеге», «Актанышның “ак нур”ы» язмалары сезне, һичшиксез, җәйнең кызу көннәренә кире кайтарыр.

«Ялкын» – гореф-гадәтләренә һәрчак тугры кала торган журнал. Шуңа күрә дә традицион «МедЛайфХак», «Шигърият», «Дин», «Шоу-биз», «Спорт», «Кызыклы фән», “Туристик Татарстан” рубрикаларын дәвам итәбез.

Мәктәп тормышы, укучылар һәм студентларө чен мөмкинлекләр, имтиханнарга әзерлек, үз хокукларыңны яклау турында да яздык. Кыскасы, «Ялкын»ның яңа саны белән сезгә ТОЧНО (!) күңелсез булмас.

Яратып, Чаткы Ялкынлы