Логотип Идель
Саннар

НОЯБРЬ 2020

10 ноября 2020 НОЯБРЬ 2020

Ноябрь аена да аяк бастык, димәк, бу елның соңгы көзге саны да дөнья күрде дигән сүз! Әле күпләрегезгә килеп җитәргә дә өлгермәгән икән «Ялкын»ның яңа саны. Сагынуыгызны бераз басар өчен, без аңа күзәтү ясап алыйк.

Ноябрь санын көзге трендлар белән танышудан башлап җибәрдек. Стилист Галия Сафина сезнең өчен җылы да, шул ук вакытта стильле дә булган киемнәр тәкъдим итә. Аның киңәшләренә колак салсагыз, һич ялгышмассыз!

Шулай ук бу санда сезне Алабуга шәһәрендә урнашкан «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбенә сәяхәт тә көтә! Рубик кубигын күз ачып йомганчы җыеп куючы егетләр, мәктәпнең Инстаграм йолдызлары, журналистика җене кагылган малайлар һәм кызлар белән якыннанрак танышасыгыз, мәктәп тормышын тоясыгыз килсә, 4-7 битләргә күз салыгыз.

«Ноябрь, ноябрь» дибез... Әмма күңелнең бер чите барыбер җәйне сагына башлады инде. Әнә, журналист дипломы алып, гид булып эшләргә Кырымга китеп барган Айсылу Нигъмәтҗанова да җәен сагына. Эш белән ялны бергә үреп алып барган, үзе өчен Кырым дигән гаҗәеп җирне ачкан Айсылуның көндәлеге белән сез дә танышыгыз!

Укытучы өстәле артына утырып, дәрес алып бару турында хыялланганың бармы синең? Ә бу хыялың чынга ашса?! Менә яшь авторыбыз Алисә Фәрдиева инде берничә ел рәттән үзен укытучы ролендә сынап карый икән. Әлбәттә, елга бер генә тапкыр тәти бу бәхет, әмма шул бер көн эчендә дә ел буена җитәрлек хис-кичерешләр туплап калырга өлгерә ул! Алисәнең маҗаралары хакында 18-19 битләрдән укый аласыз.

Ниһаять, булачак газчыларны ачыкладык! Әйе-әйе, «Газпром трансгаз Казан» оешмасы белән берлектә «Ялкын» журналы оештырган «Яшәү чыганагы – газ» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. Шул уңайдан җиңүчеләрне редакциябезгә дәштек. Бүләкләү тантанасыннан булган  репортаж белән журналыбызның 24-26 битләреннән таныша аласыз. Ә «Булачак газчы» номинациясе җиңүчесе Гөлназ Арстамбекова сезгә тышлыктан елмая!

Күптән түгел безнең редакциядә чәче зәңгәр төскә кергән бер кыз күренә башлады. Кем икән дип аптырамагыз, үзебезнең Камилә ул! Ә менә чәче ни өчен зәңгәр икәне турында беләсегез килсә, тизрәк 28-29 битләргә күз салыгыз. Серне Камилә үзе чишә!

Кыскача, менә шулар. Бу санда әле тагын бик күп кызыклы язмалар, мавыктыргыч хикәяләр, шигырьләр бар. Рәхәтләнеп укыгыз, илһамланыгыз, үзегез дә иҗат итегез һәм язмаларыгызны, шигырь-хикәяләрегезне безгә юллагыз!

Соры ноябрьгә җете төсләрне үзебез өстик!

Кочаклап, Чаткы