Логотип Идель
Саннар

МАЙ 2019

24 мая 2019 МАЙ 2019

Уку елы азагы якынлашкан саен, контроль эш, имтиханнардан курку, иртәгәсе көн өчен борчу арта гына барган мәлдә бер кич тынычлап утырырга, ял итәргә киңәш итәм. Без исә сиңа ярдәм итәрбез. Киттек! Аш бүлмәсенә чыгып үзеңә кайнар чай яки какао яса. Каһвәне имтиханнарга әзерләнеп уза торган төннәр өчен калдыр. Лимонлы йә мәтрүшкәле кайнар чәйдән дә тәмлерәге булмас. Чәең әзер булса, "Ялкын"ның май санын кулыңа ал. Бу санда сине үрнәк булырдай шәхесләр белән танышу көтә. Гадәттә, без сиңа язмаларга анализ, спойлер ясыйбыз. Бүген исә кайсы биттә нинди язма урнашуы хакында гына әйтеп китәм. "Тышлыкта кем?" рубрикасында сине Рудия Габдуллина исемле матур, сөйкемле КӨРӘШЧЕ кыз белән очрашу көтә. Шәхес рубрикасында берьюлы ике сугыш ветераны белән таныштырырбыз. Яу кырында югалган һәм 35 елдан соң табылган дуслар турында да укый аласыз. Кулъяулыгыңны әзерләп куй. 10-11нче битләрдә инкубатор ясап чеби чыгару белән шөгыльләнә торган Аяз Гарипов турында яздык. Өй шартларында 130 чебине ни рәвешле чыгарырга дигән сорауга җавар та таптык. 12-13нче биттә ШТК уйнаучы, татарча мәзәк сөйләп Республика күләмендә танылу алган яшьләр белән таныштырабыз. Тәҗрибә рубрикасы да игътибарсыз калмады. Имтиханга әзерләнү лайфхаклары, дөрес кызыну серләре, Татарстанда ял итү зоналары турындафикер алыштык. Әти-әнинең акчасы җитмәгәндә нишләргә, баланың телефонында пароль булганда нишләргә дигән сорауларга җавап эзләп таптык. Бәхәсле язмалар саны да бу санда күбрәк. БДИдан качу ысуллары һәм аларның ни дәрәҗәдә актуаль булуы турында да сөйләштек. Бер атна пластиксыз яшәп карадык (эксперимент нәтиҗәләрен журнал битләрендә күрә аласыз). Басма матбугатның, аерым алганда "Ялкын" журналының киләчәге булу-булмау турында да язучы булды. 8-9нчы битләрдә тату мәсьәләсен кузгатырбыз. Бик бәхәсле язма. Ачып кара әле. Синең дә фикереңне беләсе килә. Журналыбызны укыган арада имтиханнар турында да, мәктәптәге хәлләрне дә, көндәлек мәшәкатьләрне дә онытып торырсың. Башың ял итәчәк, чын әйтәбез. Иң мөһиме, онытылып китеп, чәеңне суытып бетермә. Чәй кайнар вакытта тәмле. Чәең кайнар, "Ялкын"лы кичең күңелле булсын! Яратып, Чаткы Ялкынлы