Логотип Идель
Саннар

АПРЕЛЬ 2018

13 апреля 2018 АПРЕЛЬ 2018

Ниһаять, урамда – чын яз. Елгалар ярларына сыймыйча ташый, кайбер районнар һәм авыллар шул язгы галәмәт белән көрәшә, укучылар «Әле ярый, ташу килде. Тагын бер каникул оештырырга була», - дип куанып утыралар, ә без «Ялкын»ның киләсе санын әзерлибез. Кыза-кыза кайсы язманы бирергә, ничек язарга һәм журналга нинди яңалыклар кертергә икән дигән сорауларга җавап эзлибез, сездән килгән хатларны укып илһамланабыз. Почтагызны ачып карадыгызмы әле? Анда «Ялкын»ның апрель саны килгән булырга тиеш. Әгәр килмәгән булса, почтальон апага шалтыратырга була. Ә әлегә журналга кечкенә генә күзәтү ясап алыйк. Журналның бу санында сине Актаныш егете, көрәшче һәм бик үзенчәлекле исем иясе булган Раббани Нургалиев белән танышу көтә. «Тукта-тукта, мондый исем буламени?!» дигән сорау туса, тизрәк журналыбызның «Тышлыкта кем?» рубрикасын ачып кара. Барлык серләр дә шунда ачылыр. Җаны-тәне белән көрәшкә гашыйк егетнең көндәлек тормышы, укуы, кызыксынуы һәм дуслары турында Фәрит абый Салихов бик кызыклы язма әзерләде. Күптәнге дусларыбыз булган 2 лицей-интернат егетләре Минскта узган Европа математика турнирында җиңеп кайтканнар бит. Бу хакта сиңа, һичшиксез, яңа "Ялкын"да укырга кирәк. Апрель – Тукай ае. Бу хакта һич кенә дә онытырга ярамый. Тукай абый турында нәрсә языйк, укучыларыбыз өчен нинди кызыклы язма әзерлик икән дип, бик озак уйлаштык. Сорауга җавап үзеннән үзе табылды. Габдулла Тукайның оныкчыклары турында беркем берни белми икән бит. Ә менә без эзләндек һәм аларны таптык. Хәзер син дә «Мин Тукай оныкчыкларын беләм!» дип горурлана аласың. Безнең татарның 3 мие бар: баш мие, арка мие һәм Шәймие. Шәйми бабай турында уйладыңмы хәзер? Уйлагансыңдыр шул. Андый бабай башка юк ул. Ә менә татар теленә, милләтенә үлеп гашыйк, телне үстерү өчен бар көчен бирергә әзер тагын бер Шәймиев бар икән бит. Без аны эзләр таптык. 10-11нче битләргә күз сал әле. Кем турында сүз барганын аңларсың. Каһвә дип типкән йөрәкләр артты соңгы арада. Бу эчемлекне яратучылар турында гына түгел, каһвә ясап акча эшләүчеләр турында сөйләшергә тәкъдим итәбез сезгә. Әйе, әйе, андый һөнәр дә бар. Бариста дип атала ул. Кара, сөйләгән сүзем күп булса да, журналның беренче бүлегенә генә күзәтү ясаганмын икән бит. Сөйли башласаң, «Ялкын»ның бөтен эчтәлеген сөйләп бетерә алам. Тик алай итәргә ярамас. Аннары кызыгы да калмас тагын. Кыскача санап кына китәм. Сине бу санда «Алтын лада - безнеке», «Үбәр дип курыктым», «Казан малайлары Европа яулый», «Мөмкинлек чикләреңне сыныйм, дисәң», «Тарих эзләре», «Тырнак кимерү: гадәт яки авыру?», «Укытучылык – йолдызларга илтә торган юл», «Фәнгә гашыйк итүчеләр», «Рус Тимберлейкы», «Йомырка сатып баеп була!», «Җәйне кайда уздырасың?», «Хей, мин – Япониядә!», «Ач кешенең – ачуы яман», «Казахлар: Касыйм хан варислары», «Бу язда нәрсә кияргә?», «Чисталык – ярты имандыр», «Коткарыгыз: анда - эт», «45 ел – бер юлдан», «Татар теле атналыгында күргәннәрем», «Ялкын»лы көннәрем» кебек кызыклы язмалар көтә. Дустым, тизрәк «Ялкын» журналын укы һәм бу айның иң яхшы язмасын билгеләүдә катнаш. Сәлам белән, дустың Чаткы Ялкынлы Пе.Си. Түбәндәге сораштыруда кабаттан айның иң шәп авторын билгелик! Авторларыбызны бүләкләр көтә! [poll id="8"]