Логотип Идель
Блоги

СИН КАҺВӘНЕ ДӨРЕС ЭЧӘСЕҢМЕ?

Юк, дустым, мин сине ничек дөрес итеп чокыр тотарга, матур итеп эчәргә өйрәтмим, анысын син миннән башка да яхшы беләсеңдер. Сүз бераз башка әйбер хакында.

Каһвәне кайчан эчсәң башың, ничек эчсәң ашказаның авыртачак – менә боларны белеп тору комачау итмәс, шуңа миннән кечкенә генә ликбез.

Тик башта бер сорау: синеңчә, каһвә файдалымы? Йокы килүне баса, көч бирә, энергия арта, кәефне күтәрә, дип сөйлиләр инде безгә. Тик нәрсә хисабына? Кофеин безнең күзәнәкләрне икеләтә күбрәк көч куеп эшләргә мәҗбүр итә, шуңа без үзебезне продуктиврак һәм кәефлерәк ТОЯБЫЗ. Мин моны үтә дә гади тел белән, үзем аңлаганча яздым инде, биологиядә белемнәрем сай, кичерерсез. Ә, бер мисал килде башка! Күз алдыңа китер: син көн саен 10 кәтәләшке тирес ташыйсың ди (шәп мисал икәнен үзем дә беләм), ә бүген 20не ташырга уйладың, үлә-бетә ташыдың инде син моны, афәрин, тик иртәгә синең 10ны түгел, 5не ташырга да рәтең булмаячак, чөнки син организмыңны үзе өчен табигый булмаган, ияләшмәгән ритмга көйләргә маташтың, ул үзенең кара көнгә калдырган энергиясен чыгарып салды. Биологлар, мин монда термин-күренешләрне бутап бетермәгәнмендер  дип өметләнәм, ботка ясаган булсам, иманымны укытырсыз.

Каһвә, чыннан да, йокы килүне баса, хәл кертә, энергияне арттыра (чынлыкта үзеңдә запаста булган энергияне кулланып, сине энергиясез калдыра), тик болар барысы да вакытлыча. Ә менә йөрәккә, нерв системасына зыяны – көндәлек норманы сакламаган кеше өчен бер дә вакытлыча түгел.  Әлбәттә, тегеннән-моннан безнең өскә тәүлек әйләнәсе ишелеп торучы реклама безгә каһвә эчү исемле конфетның ялтыравыклы кәгазен генә күрсәтә: бизнесмены да, спортсмены да, синең кумирларың да – барысының да кулларында матур пластик стакан я чокыр, аннан кызыктырып пар күтәрелә һәм аларның бар да шәп. Каһвә эчү хәзер модно, менә эш нидә, шуңа күрә барысы да сине алдап-йолдап булса да каһвәханәгә я кибет киштәләренә тартып китерергә тырыша.

Шулай ук зыянлымы соң бу каһвә дисеңме? Юк, чамасын белгәндә зыянлы түгел, күпмедер файдага да. Менә иң беренче кагыйдә: көнгә 1-2 чокырдан да артык эчмәскә, интернет сиңа 4-5 чокырчык (матур сүз, име) диячәк, тик син аны тыңлама, үзеңдә кофеинга ияләшү барлыкка килүен теләмәсәң, 1-2 чокырдан да арттырма.

Икенче кагыйдә: ач карынга каһвә эчмә! Ялгышып та, махсус та эчмә. Ярамый! Каһвәдәге кислоталар ашказаны, эчәклекнең ялкынсынуына китерә. Гади генә итеп әйткәндә, бик нык эчең авыртачак. Беренче тапкырларында эч авырта башлагач аңышмый йөргән идем, каһвә эчүне бер атнага туктаткач кына барысы да үз урынына утырды. Ә шулай да, кайвакыт онытылып ач карынга эчәм дә, йөрим аннары эч авыртуына чыдый алмыйча боргаланып. Аңладың, име? Ач карынга ярамый! Бу, шулай ук, иртәне каһвә белән башларга ярамый дигән сүз дә әле, иптәш. Ашап алганнан соң, һичьюгы ярты сәгать үткәнен көт, йокыдан торышка каһвәгә ябышма, зинһар.

Өченче кагыйдә: каһвәдән соң ярты-бер стакан чиста су эчеп куярга күнек. Каһвә организмда су күләме кимүенә китерә, син моны анык тоймаска да мөмкинсең, әмма каһвәнең тылсымы бетеп, хәлсезлек кире кайту, баш авырту, йончыганлык – шуның чагылышы.

Дүртенче кагыйдә: кичке якта каһвә эчмәскә тырыш. Тырыш дим, чөнки үзем дә монысына өйрәнеп җитә алмыйм әле. Кичке якта бер хәл, йоклар алдыннан эчү турында уйлап та карыйсы түгел! Төне буе бәдрәф белән йокы бүлмәсе арасын таптыйсың килмәсә, әлбәттә. Монысы тышкы ягы гына, болай каһвә эчү синең бөерләреңә зыян сала, ә бөерләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк, кече яшьтән пиелонефриттан тилмергән кеше буларак мин моны яхшы аңлыйм.

"Каһвә дип үлүче бу кызның башы киткәнме әллә, нәрсәгә каһвәне шулай хурлап утыра соң бу?"

Ә хәзер иң төп кагыйдә һәм бу язма белән әйтергә теләгән төп фикерем. Каһвәне ниндидер максат белән эчмә. Ягъни, әгәр син аны йоклап йөрмәс, активрак, продуктиврак булыр өчен генә эчәсең икән, ташла! Ул максатларга ирешер өчен күпкә шәбрәк ысуллар да бар: 8 сәгать йокы, дөрес туклану, күп хәрәкәт итү – ишеткәнең бармы андый әйберләр турында?

Каһвәне бары тик бер очракта гына эчәргә була һәм ул очракның исеме ЯРАТУ. Тәмен белеп, ләззәтләнеп эчү. Мин үзем каһвәне (капучино) нигә эчә дип уйлыйсың соң? Бары үлеп, шашып яратканга гына, һәм шуңа да мин аны шоколад, печенье ише баллы әйберләр белән эчә алмыйм. Капучино үзе – камил. Һәм шуңа да мин аны көнгә бер-ике тапкырдан артык эчмим, аны сагыну һәм, бәлки, бераз юксыну кирәк.

Нет комментариев