Логотип Идель
Татарстаным бар!

«СОЛДАТКА ХАТ»: КАЙНАР ЙӨРӘКЛӘРДӘН ЧЫККАН СҮЗЛӘР

22 июнь – безнең ил өчен авыр кайгы алып килгән көннәрнең берсе. 1941 елның нәкъ шушы көнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Күпме гомерләрне вакытсыз алып китә ул! Күпме яшь егетне, туган нигезеннән аерып, сугыш ялкынына ташлый. Әлеге көнне Татарстанда да ел саен искә алалар. Җиңү өчен җаннарын кызганмаган әби-бабаларыбызны без онытырга тиеш түгел.

Сугышта катнашучылар белән туганнары арасын хатлар бәйләп торган. Бүген инде гади хатлар язу модада түгел. Тик әле бу хәзерге яшьләр ак кәгазь битенә үз хисләрен төшерә белми дигән сүз түгел! Әнә, «Байтик» лагеренда ял итүче егет-кызлар 90га якын хат язган! Нәкь шуның кадәр кеше «Солдатка хат» акциясендә катнашкан. Шул рәвешле, алар бабаларыбызга рәхмәт укый, аларга дан җырлый.

«Байтик» – беренчеләрдән булып, шушы акциягә кушылган лагерьларның берсе. Аның идеясе "Əни киңәшләре" дигән инициативалы ата-аналар берләшмәсеннән чыккан. Чара «Сәламәт киләчәк» һәм «Тарихи хәтер» федераль партия проектлары ярдәме белән уздырыла. «Конкурста 90га якын кеше катнашты. Киләсе сменаларда да бу чараны дәвам итәчәкбез», – диде "Байтик" компьютер лагере генераль директоры урынбасары Владимир Лукин.
«Солдатка хат» дип аталган конкурс ике номинациядә узган:

– 1945 елгы Бөек Җиңү солдатына хат

– Хәзер армиядә хезмәт итүче солдатка хат



Айгөл Шириева, "Əни киңәшләре" партия проекты җитәкчесе:

– Минем бабай да – сугышта катнашкан кеше. Сезнең хатларыгыз, алардагы кайнар йөрәкләрдән чыккан сүзләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, егетләр-кызлар! Кемдер бу хатны дус кызы, кемдер әти-әниләре исеменнән язды. Сезнең шедеврларны укыганда, күзләрдән яшьләр килде.

21 июнь көнендә "Дзержинец" лагерендә дә конкурска нәтиҗә ясаячаклар. Җәй азагында да шушы юнәлештә зур чара уздырырга җыеналар. Татарстан Дәүләт Советы да мәктәпләргә бу юнәлештә патриотик программалар кертергә тели.

Конкурста катнашкан егет-кызлар арасында 23 кеше рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Аларга"Бердәм Россия" партиясе һәм "Байтик" лагереннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә дүрт кыз җиңүче дип табылды. Алар – Кәримә Шәмсетдинова, Полина Миронова, Динара Нәфыйкова һәм Юлия Далидан.

 



Кәримә Шәмсетдинова, Казанның Химия лицее укучысы:

– Шушы хатым аша мин хәзерге вакытта армиядә хезмәт итүчеләргә хат яздым. Бу хатта мин солдатларга рәхмәтемне җиткердем. Татар телендә язган хатымда аларның хезмәте игелекле булуын, алар белән туганнары, дуслары горурлануын турында яздым. Минем туганнарым да армиядә хезмәт итте. Кызганыч, аларга хат язмадым. Ләкин шушы акциядә катнашкач, хат язасы килә башлады.



 

Полина Миронова, Нурлат шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы:

– Минемчә, бу конкурста мин, һичшиксез, катнашырга тиеш идем. Чөнки шушы хат аша без безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән солдатларга хәрмәтебезне күрсәтәбез. Аларга немец фашистларында әсирлектә дә булырга туры килгән. Зур рәхмәтемзне җиткерәсебез килә. Чөнки без хәзер тормышка шатланып, бәхетле яши алабыз. Киләчәгебез бары бездән генә тора. Безнең бабаларыбызның ватанпәрвәрлек хисе бик зур булган.

Полина хатының иң-иң яхшылар арасында булуы да очраклы түгел. Чөнки ул күңелне тетрәндерә торган сүзләр җиткергән. Тарих фәне кызның яраткан дәресе икән. Әле 6 сыйныфта гына уку сәбәпле, алар Россия тарихын өйрәнә генә башлаганнар. Ләкин шулай булса да Бөек Ватан сугышы турында күбрәк белү теләге инде күптәннән бар икән аның. Хәер, мәктәп программасына кадәр үк Полинаның Бөек Ватан сугышы тарихын үзлегеннән өйрән башлауга бер шигебез дә юк!



Шунысын да әйтик: 23 июнь көнне "Солдатка хат" конкурсы җиңүчеләрен Казан Кремленең Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында да бүләкләячәкләр.

Акция дәвамында 1945 елгы Бөек Җиңү солдатларына язылган хатлар Казандагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында урнаштырылачак. Ә хәзерге заман солдатларына аталганнары хәрби частьләргә җибәреләчәк. Киләчәктә армиядә хезмәт итүчеләр хатларны укыгач, укучыларга видеохәбәрләр салачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев