21-23 ноябрьдә Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Әлмәттә «БиЮ»нең бушлай дискотекалары узачак. Республиканың танылган диджейлары һәм әлеге юнәлеш белән кызыксынучы яшүсмерләр үзләренең кайнар сетлары белән шатландырачак. Программада шулай ук иҗади остаханәләр һәм уеннар да була.