6 декабрь 2021 яңалыклары
-
КАЗАНДА БӨТЕНРОССИЯ ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗДЫРЫЛА
9 декабрьдә Казанда коррупциягә каршы көрәш буенча Бөтенроссия яшьләр форумы старт ала. Форум коррупция белән көрәшүнең яңа механизмнарын эзләү максаты белән оештырыла. Чара IT-паркта узачак дип хәбәр ителә. Форумның кунаклары – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев һәм «Урам» экстрим-паркы җитәкчесе Мария Крюкова. -
ҮЗБӘЯНЕ КҮТӘРҮ ӨЧЕН 4 КҮНЕГҮ
Кайбер вакытларда без үз-үзебезгә дөрес бәя бирмибез һәм көчебезгә ышанып бетмибез. Эштә яисә шәхси мөнәсәбәтләрдә уңышсызлыклар күзәтелгән вакытта боегып, үзебезне түбән бәяли башлау психикага һәм яшәү рәвешенә турыдан-туры зыян сала. -
«ГЛАГОЛИЦА» – ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ!
«Кечкенә чагында куяннарның күңелен күрү нияте белән урманга барып кишер утыртып чыккан ул». Билгеле инде, кишерләр үсеп чыга алмаган, тик шәхеснең кешеләргә, әйләнә-тирәгә булышу, теләктәшлек күрсәтү омтылышы көннән-көн арткан. Әлеге кечкенә кызчык үзенең балачак хыялын чынга ашыра алганмы соң? Үз алдына куйган максатларының уңышлы нәтиҗәсе бармы? -
«ХУШ, АВЫЛЫМ. ХЫЯЛ»: СПЕКТАКЛЬНЕ КАРАГАННАН СОҢ АВЫЛГА КАЙТАСЫ КИЛӘ БАШЛАДЫ...
Яшь режиссура фестивале кысаларында беренчеләрдән булып күрсәтелгән эшләр арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Айдар Җаббаровның «Хуш, авылым. Хыял» документаль спектакле куелды. Әле генә авылдан «очып» киткән «шәһәр кызының» спектакль турында фикерен бу язмада укыгыз!