«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНЫҢ БАЛАЛАР РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ БЕЛӘН ОЧРАШУДАН ФОТОРЕПОРТАЖ
3 ноябрь көнне без үзебезнең журналыбызның үзенчәлеге – балалар редколлегиясе белән очраштык. Журналыбызның эшчәндегендә зур роль уйнаучы дистәгә якын авторларыбызның бүген алтысы җыелды – араларында төрле темаларга язмалар әзерләүчеләр дә, иллюстраторлар да бар. Очрашу барышында без авторларыбызны рәхмәт хатлары һәм Г.Кариев исемендәге театрга билетлар белән бүләкләдек. Тик очрашуның иң мөһим өлеше – даими авторларыбызның журналның соңгы саннарына күзәтү ясаулары. Алар журналда үзләренә аеруча ошаган урыннарны һәм үзгәртергә теләгән өлешләрне билгеләп үттеләр. Шуңа өстәп, кызлар белән журналның киләчәк декабрь саны турында да фикерләшеп алдык. Әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Фирүзә ЗАКИРҖАНОВА фотолары
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
Нет комментариев