«МИНЕМ ӨЧЕН АНИМАТОРЛЫК – АКЧА ЭШЛӘҮ ЧАРАСЫ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә КҮҢЕЛЕМНЕ БАЕТА, ЭНЕРГИЯ БИРӘ ТОРГАН ЭШ»
Яңа елда, әлбәттә, иң көтеп алынган һәм иң яраткан персонажлар – Кыш бабай белән Кар кызы. Күбебез инде аларга ышанмасак та, ничә яшь булыбызга карамастан, аларны күрү белән нинидидер могҗизага, тылсымга тартыла башлыйбыз, балачакка кайтабыз. Балаларга әкият, Яңа ел кәефе бүләк итүче, бер көн эчендә Смурфик та, Эльза да, Клоун да булып уйнаучы – кем ул? Әлбәттә аниматор. Бу кызыклы һөнәр иясе – Гүзәл Мансурова белән аның эше турында сөйләшергә булдык.
Аниматорлыкның үзенчәлекләре, кызыклы хәлләр, министр кабинетында киенүләр, Кар кызы образы – барысы турында бу язмада укы!
Исем: Гүзәл Мансурова
Яшь: 19 яшь
Аниматорлык белән 3 ел шөгыльләнә
Яраткан образы: Эльза һәм шашкан галим
Инстаграм: https://www.instagram.com/mansurovaguzel28/?utm_medium=copy_link
– Аниматорлык эшенә ничек килдең?
– Мин бик актив бала булып үстем: төрле түгәрәкләргә йөрдем, сәхнәдә чыгыш ясарга ярата идем, иҗтимагый тормышка битараф түгел идем, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштым. Шулай итеп, минем оештыручы сәләтем үсә башлады.
Яшүсмер буларак, мине «нәрсә ул акча эшләү», «нәрсә ул эш» сораулары бик кызыксындырды, бер үк вакытта миңа рәхәтлек тә, акча да китерә торган эш эзләргә тотындым.
Шулай итеп, бер көнне, күршемнең туган көнендә беренче тапкыр аниматорны күрдем. «Мин дә аның кебек эшли алам бит, миндә дә оештыру сәләте бар, өстәвенә, театраль түгәрәккә дә йөрдем, балалар белән дә уйнарга яратам», дип уйлана башладым.
Соңрак, аниматор булып эшләүче таныш кызым, миңа үзе эшли торган оешманың телефонын бирде.
Оешмага килгәч, башка кешеләрнең ничек бәйрәм үткәргәнен күзәттем, аннары аларга булышырга алындым, соңрак инде үзем дә үткәрә башладым. Әле бүген дә беренче бәйрәмемне хәтерлим. Аңа компаниянең җитәкчесе дә килгән иде. Ул вакытта үзем белән костюмнарны да реквизитларны да алмаган идем. Реквизитлардан миңа бары тик мишура, кием элгеч, һәм чыршы уенчыклары бирделәр. «10 минут эчендә бәйрәм уйлап чыгар», диде җитәкчем. Шуларны барысын җыеп, тиз арада сценарий уйлап, бәйрәмне башкарып чыгардым. Шулай итеп эшли башладым. Башта авыррак иде, реквизитны да, гримны да, костюмнарны да күбесенчә үзем таба идем. Әмма 16 яшемдә, мәктәптә укуыма карамастан. үзем акча эшли алуыма бик куандым!
Аннары инде башка оешмага күчтем, анда аниматорлык мәктәбен үтеп, тагын да белемнәр, тәҗрибә өстәп, остара башладым. Анда туган көннәргә генә түгел, ә район, шәһәр, республикакүләм чараларда катнаштым.
Шулай итеп, Казанның аниматорлар оешмасына кереп киттем. Хәзер инде актив рәвештә берничә оешмада эшлим, үземнең бәйрәмнәремне үткәрәм. Кыскасы, баларага профессиональ рәвештә бәйрәм бүләк итәм
– Синең өчен аниматорлык ул нәрсә
– Аниматорлык минем өчен – җаным сөйгән эш. Мин үземне төрле эшләрдә сынап карадым, ләкин кайда гына эшләмәсәм дә, аниматорлыкка кайта идем, бәйрәмнәргә чаба идем. Мин бу эштән ләззәт, энергия алуымны сиздем, үземнең миссиямне күрә башладым. Минем очракта ул – балаларының күңелен күрү, аларны могҗизага, әкияткә ышанырга өндәү. Балаларның янып торган күзләрен күргәч, бу эш миңа, чыннан да, бәхет китерүен, җаныма туры килүен аңладым. Минем өчен аниматорлык – акча эшләү чарасы гына түгел, ә күңелемне баета торган урын.
– Көн дә диярлек бәйрәмдә булу – ничек ул?
– Кайчак бәйрәмнәр графигы бик тыгыз була. Көненә берничә, зур һәм кечкәнә булган, шәһәрнең төрле читләрендә урнашкан бәйрәм узыдырга туры килә. Һәм аниматорлык эшендә син һәрвакыт позитив кәефтә булырга тиешсең, чөнки балалар синнән шуны көтә.
Кайчак арыта, чөнки син балалар нинди булачагын, аларның холыкларын белмисең. Әмма тәҗрибә тупланган саен эмоцияләр белән эш итәргә, нинди генә авыр балалар булуына карамастан, үземә игътибарны юнәлдерергә өйрәндем. Аннан соң җиңелрәк була башлады.
Шулай ук, балалар белән энергияләр алмашу мөһим. Чәнки үзең генә аларга бар көчеңне биреп, ә алар сиңа карата салкын булсалар, эшләү бик авыр. Ә балалар да синең белән актив эшләсәләр, бәйрәм җиңел бара. Менә шундый энергия алмашы булса, ничә бәйрәм булуы мөһим түгел, чөнки алар сизелми башлый, рәхәт уза хәтта ару да сизелми.
– Эшеңдә иң авыры һәм иң җиңеле – нәрсә?
– Иң рәхәте һәм иң яратканы – бәйрәмнән соң балалар һәм әти-әниләренең сиңа рәхмәтле булулары. Баланың рәхмәт сүзен ишетү, аның кочаклавы шулкадәр көч бирә! Ә аларның «әйдә безнең белән чәй эч, бу сиңа бүләк» диюләре күңелне эретә.
Иң авыры – вакытны дөрес бүлү. Минем костюмнарым һәм реквизитларым, гадәттә, бик күп, аларны бер җирдән икенче җиргә ташу арыта. Әмма вакыт узу белән, ияләшә башлыйсың. Ниндидер лайфхалар уйлап табасын.
– Реквизит һәм костюмнар җыю ничек уза?
– Төрле оешмалар белән эшләгәндә костюм белән реквизитларны сиңа бирәләр. Мин бары тик, сценарийдан чыгып, төгәл нәрсә кирәклеген билгелим һәм алып китәм.
Әгәр дә үзең эшләсәң, аларны җыясың, эзлисең, сатып аласың. Күбесенчә реквизитлар – универсаль һәм аларны бөтен бәйрәмнәрдә кулланып була. Әмма һәр костюмга туры килгән, тематик яктан дөрес билгеләнгән реквизит булса яхшырак, шулай ук, костюмның сыйфатлы булуы да бик мөһим. Чөнки балалар әкияткә тулысы белән чумып китәләр, башка бәйрәмнәргә охшамаган була ул бәйрәм
– Син киенгән иң сәер урыннарның берсе нинди?
– Киенүләр мәсәләсе безнең эштә иң кызыклы як. Вакыт узу белән мин оялмыйча бәдрәфтә дә, подъездда да, урамда куаклар арасында киенә башладым. Иң кызыклы урын дип, мин икътисад министрылыгында министр кабинетын билгеләр идем. Бүгенгедәй хәтеремдә: минем каршымда флаг, герб, зур өстәл, урындыклар һәм алар арасында мин костюм белән азапланучы мин.
– Балаларны образларыңа ничек ышандырасың?
– Сюжетның мавыктыргыч булуы бик мөһим. Шул ук Эльзаны мин кызыклы итеп ясарга тырыштым, бәйгеләрне да туры килерлек итеп сайладым. Әмма балалар хәзер тизрәк үсәләр, чынбарлыкны шунда ук аңлыйлар. Ләкин хәзер ышану-ышанмауга җиңелрәк карыйм, минем өчен иң мөһиме образым түгел, ә үземнең кеше буларак аларга ошавым, минем программаның аларга кызыклы булуы. Балалар әкиятемә ышансалар, ул дөньяга тулаем кереп китәләр һәм аларга минем чын Эльзамы-юкмы икәне мөһим дә түгел.
– Кар кызы образы турында сөйлә әле, ул образда бәйрәмнәрең ничек уза?
– Гадәттә, Кыш бабай белән бергә чыгабыз, чөнки балалар, беренче чиратта аны көтә. Яңа елны да кызыклырак, баналь «кыш бабай, кар кызы», дип кычкырулар белән генә түгел, ә кызыклы бәйгеләр, җырлар белән әзерлибез, крио шоу үткәрәбез. Һәрхәлдә, вакыт ягыннан нинди генә чикләр куелса да, бәйрәмне кызыклы, истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Гомумән, Кар кызы образын яратам, ул нинидидер аерым бер могҗиза һәм әкияткә ышандыра торган, балалар көтеп ала торган образ.
– Киләчәккә планнарың нинди?
– Киләчәккә планнар зурдан. Беренчедән, аниматорлык эшчәнлегемне дәвам итәргә. Киләчәктә кем генә булсам да, үземнең оешмамны ачып җиәрсәм дә, мин бу эш белән рәхәтләнеп шөгыльләнер идем.
Ә болай, үземнең аниматорлык мәктәбен ачарга ният бар. Анда мин, 3 еллык тәҗрибәмнән чыгып, укычыларымны төрле яктан үстерергә, барлык булган белемнәремне, лайфхакларымны аларга тапшырырга телим. Аларны, чыннан да, шәп аниматор булырга өйрәтәсем килә. Актёрлык белән бәйле, балалар белән эшләү үзенчәлекләрен исәпкә алып, психологик тренинглар булган программа төзим. Инде бу елның азагында ук үз мәктәбемне ачарга план бар. Әгәр дә син дә бу өлкә белән кызыксынасың, аниматор буласың килә икән, көтеп калам!
– Аниматор булып эшләргә теләүче яшүсмерләргә киңәшең нинди? Гомумән, бу табыш китерә торган эшме?
– Әгәр дә син иҗатка битараф түгел икән, балалар белән эшләү сиңа якын икән – аниматорлык, беренче эш буларак, һәм, гомумән, акча эшли торган өстәмә урын буларак иң идеаль эш. Монда син искиткеч тәҗрибә аласың, файдалы танышулар булдырасың, кешеләр белән эшләү серләренә төшенәсең, үзеңә бәяне белә башлыйсың. Табышка килгәндә, төрлечә була, башта азрак эшлисең, аннары тәҗрибә җыеп, бәя күтәрелә. Әмма мәктәптән соң, ялларда эшләр өчен бу бик шәп эш!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев