КӨН ДӘ БЕРАЗ АКЫЛЛЫРАК БУЛУНЫҢ 6 ЫСУЛЫ
Көчең белән мактанма, акылың белән мактан, ди халык мәкале. Акыллырак булу өчен ниләр эшләргә була?
1. Һәр иртә йокыдан торгач 2 стакан су эчеп куй. Тәҗрибәләр күрсәтүенчә, күп итеп су эчә торган мәктәп укучылары интеллектуаль биремнәрне яхшырак эшли.
2. Укырга, эшкә барганда юлда подкаст, аудиокитаплар укы. Бу һәрчак белем алуны дәвам итүнең яхшы ысулы.
3. Яшел чәй эч. Анда L-теанин бар. Бу аминоксилота игътибарны арттыра, стрессны бетерә, йокылы халәттән котылырга ярдәм итә.
4. Социаль челтәрләргә һәм башка күңел ачу сайтларына көненә 1-2 тапкыр гына кер. Баш миен нинди мәгълүмат белән тутырсагыз, ул шул мәгълүматка ияләшә. Интернетка бәйлелек тойсаң, таймер куярга була.
5. Эрудитлар белән аралаш. Гадәтләр йогучан була. Башкаларның яшәү рәвеше һәм фикерләү рәвеше синдә дә эз калдырмый калмас.
6. Саф һавада йөр. Урамда кан әйләнеше яхшыра, баш мие кислород белән байый. Стресс гормоннары кими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев