КАЗ ТӘННӘРЕ ЧЫГАРА ТОРГАН СПЕКТАКЛЬ: «АПУШ» СТУДИЯСЕНДӘ ПРЕМЬЕРА
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итте.
Спектакльнең үзәгендә батыр егет – Равилнең Бөек Ватан сугышы чорында язылган көндәлеген укуы ята. Көндәлектә беренче язмасын ул 1941 елның 20 июнь көнендә ясый. Алга таба исә кечкенә дәфтәр битләре сагыш, югалту, куркыныч мизгелләр һәм сугыш китергән башка моңсу вакыйгалар белән тула. Пьеса авторы – язучы Гөлүсә Батталова. Автор бу пьеса нигезендә үз гаиләсендә, аның бабасы Равил белән булган вакыйгалар алынды, дип җиткерде. Пьесаның икенче үзенчәлеге – «Көндәлек» Казан мэриясе оештырган «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә пьесалар бәйгесендә җиңеп чыккан әсәр.
Апуш студиясенең барлык спектакльләрендәге төп үзенчәлек – сәхнәдә студиянең барлык балаларның да катнашуы. Бу спектакльдә дә «Апуш»ның 37 баласы уйнады. Замана балаларының 80 ел элек булган вакыйгаларны күрүләре һәм үзләре аша үткәрүләрен күзәтү бик кызык иде. Шунысы кызык: спектакль барышында үлем, атулар, ачлык булган күренешләр дә булды. Сценаристларның әлеге мизгелләрне яшь тамашачыларга куркынычсыз, ягъни кансыз, әмма шул ук вакытта тетрәндергеч итеп бирә алулары сокландыра.
Спектакльне тормышка ашыруда зур команда көч куйган. Балаларның сәхнә теле буенча остазы – К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, музыкаль юнәлешендә – Г. Кариев исемендәге театр вокалы укытучысы Лилия Зәйнуллина, студия җитәкчесе, режиссер, апушлыларның әнисе – Алия Фәйзрахманова.
«Көндәлеккә»музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Рәүпова иҗат иткән. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. «Тугры бул» җырының композиторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты Сергей Рябинин. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры, музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов.
«Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә балалар катнашында әлеге спектакльнең куелуы олы мәгънәгә ия», – дип җиткерде автор Гөлүсә Баттал. Балалар сугышның никадәр куркыныч нәрсә икәнен, әби-бабаларыбыз нинди авырлыклар күргәнен спектакльләр ярдәмендә генә күрсеннәр иде дигән теләк кала.
Фотолар: Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев