Логотип Идель
Бу – тема!

«КАРА ДУСЛАР» БЕЛӘН КОЛЛАБОРАЦИЯ: «ХАТЛАР ЙОРТЫ» ЯҢА ОТКРЫТКАЛАР ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Кичә «Искусство жить» мәдәни-мәгърифәти киңлегендә «Хатлар йорты» татарча тәбрикмәләр оешмасы үзенең яңа коллекциясен тәкъдим итте.

«Хатлар йорты» проекты авторы Энҗе Садыйкова соңгы ике ел эчендә 80 яңа нокта ачылуы турында сөйләде, рәссам, иллюстраторлар белән эшли башлауның проектны яңа дәрәҗәгә чыгаруын билгеләп үтте.

«Вакыт узган саен, «вау» эффект тудыру авыр. Ләкин елдан-ел ул кызыграк. Нәтиҗәләргә килгәндә, шушы ике ел эчендә 8 коллекция чыгардык. Мөселман темасына багышланган хатлар булды. Аннан ретро – мессенджерсыз заманда зуррак әһәмияткә ия булган хатлар. Аларның текстларын мин әнинең яшь чактагы куен дәфтәреннән алдым», –  диде ул.

Быел туристик сезон кысаларында «Хатлар йорты» оешмасы Казан фотографияләре белән 2 меңнән артык ачык хат саткан. Проектның шулай ук җырлы хатлар сериясен чыгару һәм «Ак барс» клубы белән коллаборация эшләү тәҗрибәсе дә бар.  

Яңа коллекция дә шактый кызыклы һәм популяр булырга охшаган. «Туганлык җепләре» җыелмасын гаилә темасына багышлап эшләгәннәр. Әлеге ачык хатлар иң кадерле кешеләргә бүләк итәр өчен булдырылган. Энҗе Садыйкова сүзләренчә, нәкъ менә шундый хатларга ихтыяҗ зур да инде. Шулай ук кичәдә «Кара дуслар» популяр медиа-проекты белән коллаборация – «Кара хатлар» җыелмасы да тәкъдим ителде. Бу сериядә юморга, мемнарга өстенлек бирелгән.

«Хатлар йорты» проектының яңа коллекциясен тәкъдим итү чарасында лотерея дә уйнатылды, катнашучылар яңа ачык хатлар сериясен ота алды.

Бу матур кичәнең кунаклары арасында Г.Камал театрының атказанган артисты Фәнис Җиһанша, шулай ук «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте директоры Шамил Садыйков та бар иде. Ул «Хатлар йорты»ның зур эш башкаруы турында ассызыклады:

«Безнең газета-журналларыбыз, радио, телевидение дә бар. Ләкин шушы кечкенә генә открыткалар проекты эчтәлек ягыннан, милли кодны, татарлыкны тарату ягыннан зуррак та. Чөнки бу открыткалар бөтен дөнья буйлап тарала, татар телен популярлаштыра»,диде Шамил Садыйков.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев