ИЛШАТ РӘХИМБАЙ: ДӨРЕС СУЛАМАГАН ОЧРАКТА ТАТАР ЭСТРАДАСЫ БАРЛЫККА КИЛӘ
«Дөрес суламаган очракта татар эстрадасы барлыкка килә, депутатлар сәер ачышлар ясый, короновирус чыга...» - дип саный танылган продюсер, режиссер Илшат Рәхимбай.
28 июнь көнне Илшат Рәхимбай һәм сценарист, режиссер Гөлнара Иванова Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кысаларында сулыш алу күнекмәләре буенча дәрес уздырдылар.
Дөрес сулыш алу серләрен төшенәсе килгән кешеләрнең саны күп булмады, әмма кызыксынганнары пранаяма, ягъни тормыш энергиясен контрольда тотарга ярдәм иткән күнегүләр эшләделәр. Күнегүләрнең төрләре бик күп: кайсыларыдыр стресстан арындыра, кайсыларыдыр тынычландыра. Барлык күнегүләрне башкарганнан соң дәрес медитация белән тәмамланды.
Илшат Рәхимбай үзе дөрес сулыш алу күнегүләре белән 2011 елда кызыксына башлаган. Тормышында нинди үзгәрешләр кичергәнлеге турында ул болай ди:
– Мин практика вакытында уземнең тууымны яңадан кичердем. Ничек мин тудым, ничек беренче тапкыр дөньяга чыгардылар, үземнең булган проблемаларымны, беренче тапкыр егылганымны сиздем. Проблемалар миннән ничектер үзләре агып чыга башладылар...
Режиссерлар мондый күнегүләр белән коронавирус чирен дә читләтеп үтү мөмкинлеге турында әйтеп киттеләр.
– Дөрес суламаган очракта татар эстрадасы барлыкка килә, депутатлар сәер ачышлар ясый, короновирус чыга... дип тә өстәде Илшат Рәхимбай уенын-чынын бергә кушып..
Мондый дәресләр шулай ук Казанда гына түгел, Балтач районында да уза.
Рената СИМЕРХАНОВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 мая 2024 - 19:58
МӘХӘББӘТ ТУРЫНДА ТЫҢЛЫЙК: КАЗАН ТЮЗЫНДА ПРЕМЬЕРА
-
15 мая 2024 - 13:08
КАЗАНДА «ТАТАР КЫЗЧЫГЫ, ТАТАР МАЛАЕ-2024» БӘЙГЕСЕ ГӨРЛӘДЕ
-
12 мая 2024 - 10:44
«РЕСПА»: ТАТАРСТАНДА ШАЯННАР ҺӘМ ТАПКЫРЛАР ЛИГАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ФЕСТИВАЛЕ ГӨРЛӘДЕ
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
Комментарии
0
0
Бик кызык!
0
0