Логотип Идель
Бу – тема!

ДӨРЕС ИТЕП КЫЗЫНУ СЕРЛӘРЕ

Җәйнең плюслары бик күп. Кояш астында кызыну гына да ни тора бит! Әмма кызынуның да үз кагыйдәләре бар шул. Аларны үтәгән очракта гына тәннең сәламәт һәм матур каралуына ирешергә мөмкин. Без аның берничә сере белән бүлешеп китәрбез.

Кызынырга җыенган вакытта барысын да истә тотарга кирәк: кайчан, күпме вакыт, кайсы УФ-индекста кызынырга,  кояштан саклаучы кремнардагы саннар нәрсә аңлата...

Кайчан кызынырга киңәш ителә?

Кояш астында ятар өчен иң яхшы вакыт – төшкә кадәр һәм 16:00дан соң. Көндез кояштан качырга яки ябык кием кияргә тырышырга кирәк. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, җилле һава торышы вакытында тән яну куркынычы югарырак.            

Күпме вакыт кояш астында торырга ярый?

30-60 минут тирәсе кояшта булырга ярый. Тик монда тән төреңнең нинди икәнен истә тотарга кирәк. Әйтик, ачык төсле тән тиресе тизрәк кыза, андый кешеләргә көненә 10 минут та җитәргә мөмкин. Әгәр инде тире карарак булса, озаграк кызынырга ярый. Кызынган вакытта күп сыеклык эчәргә кирәклек турында да онытмау яхшы.

Кайсы УФ-индекста кызынырга рөхсәт ителә?

УФ-индекс Җир өслегендә ультрафиолет нурланышның күләмен күрсәтә. Аның күләмен теләсә кайсы көнне һава торышы фаразлары сервисларында карарга мөмкин. Әгәр күрсәткечтә 6-7 булса, бигрәк тә ачык төстәге тәнлеләргә кояш нурларыннан качу кирәк дигәнне аңлата. Дәрәҗә 3не күрсәткән очракта, саклану чараларын кулланып кызынырга кирәк.

SPF-кремдагы саннар нәрсә аңлата?

SPF-кремнар, ягъни УФ нурланыштан саклану факторы белән генә кызыну киңәш ителә. Әгәр дә син ул кремнарны кулланган булсаң, андагы саннарның нәрсә аңлатканын белергә тиеш. SPF югарырак булган саен, тирене саклаучы физик һәм химик ингредиентлар та күбрәк. Әгәр син шәһәрдә яшисең  һәм урамда иртән һәм кич 1, 1,5 сәгать кенә үткәрәсең икән, SPF 50ле крем кулланудан мәгънә юк, сиңа SPF 15тә җитәчәк. Ә пляжда ятарга исәпләсәң яисә көне буе бакчада чүп утасаң, сине SPF 50ле крем коткарачак.

Тагын кремнар буенча киңәш: махсус кремны чыгар алдыннан минимум 20 минут кала сөртергә кирәк. Әгәр синең тирең сизгер һәм кояшка чыгар алдыннан крем сөртергә теләмисең икән, физик кремнар сайла. Әгәр инде син су коенырга, актив ял итәргә җыенсаң, майлы консистенцияле составтан баш тартып, химик һәм  «водостойкий» яки «water resistant»  билгесе булган кремнарга өстенлек бирә аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев