Логотип Идель
Бу – тема!

БАШКАЛАБЫЗ ҮЗӘГЕНДӘ ТАТАР БИЮЛӘРЕ: «ХӘРӘКӘТТӘ – БӘРӘКӘТ» ПРОЕКТЫНЫҢ ЯҢА СЕЗОНЫ НИНДИ?

13 июньнән башлап Кабан күле яр буенда Казан мэриясе тарафыннан үткәрелә торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» татар телендә бию дәресләре башланды. Алар һәм атна саен пәнҗешәмбе көнне узып, җәй буе барачаклар. Быел ниләр көтелә соң? Безнең язмада укыгыз!

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар телендә спорт һәм иҗат дәресләре буларак башланып китте. Бүгенге көндә исә проект үз кунакларын татар халкының төрле биюләренә өйрәтә, остаханәләр уздыра. Кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, татар халык уеннары, музыка уен кораллары белән дә таныша ала. Дәресләр перформанс белән башланып, төрле интерактивлар, биюләр белән дәвам итә. Иң актив катнашучыларга һәр чара саен истәлекле бүләкләр дә тапшырыла.

27 июнь көнне проектның өченче дәресе гөрләде. Ул биючеләрнең – педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяковның «Тибешле» дип аталган перформансыннан башланып китте.

Әлеге чарада танышу да, аралашу да, уеннар да, татар биюе буенча остаханә дә булды. Чараның алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева.

 

 

Остаханә гадәттәгечә җанлы музыка белән үрелеп барды. Биючеләргә музыкантлар  ярдәм иттеләр. Шунысы кызык һәм мөһим: чара барышында бары тик тере музыка яңгырый. Быелгы дәресләрдә тамашачылар «чылбыр», «аерым бию», «өчле бию» һәм башка татар фольклор уеннары белән таныша алачаклар

«Хәрәкәттә бәрәкәт» дәресләре Казан мэриясы тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә уздырыла. Бию остаханәләре бушлай һәм һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда узачак.

 

Фотолар "Хәрәкәттә – бәрәкәт" проектының Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев