Логотип Идель
Бу – тема!

ӘБИ, БАБАЙ, МИН СЕЗНЕ ХӘТЕРЛИМ!

Бөек Ватан сугышы илебезнең бер гаиләсен дә диярлек читләтеп узмаган куркыныч, шомлы тарих. Бик күпләрнең бабалары – фронтта, ә әбиләре тылда хезмәт иткән. Ул куркыныч еллар турында сөйләрлек буын вәкилләре инде бармак белән санарлык кына калып бара...

 

Шөкер, без ясалма интеллект, роботлары, заманча технологияләре булган 21 гасырда яшибез. Бүгенге көндә архивлар базасы да электрон форматта алып барылганлыктан, күпчелек мәгълүматны интернетта да табып була. Тик бу мәгълүмат булган сайтлар шулкадәр күп, аларның структуралары шундый авыр, фамилияне табар өчен генә дә ярты сәгать кирәк. Шуңа без әлеге язмада Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарны табу өчен иң уңайлы сайтларны бер урынга җыеп, алар турында сезгә дә сөйләргә булдык!

1. Тат.фронт 

Татарстаннан чыккан, татар фамилияле булган бабайларны табар өчен иң уңайлы сайт. Хәтта башка җирдә булмаган мәгълүмат та бар монда. Биредә сез Бөек Ватан сугышында Татарстанның роле, хәтер китабы һәм сугыш еллары документларын таба алачаксыз. Сайт бик уңайлы эшләнгән, «эзләү» төймәсенә басуга ук кирәкле мәгълүмат чыга.

2. Память народа

Бу сайт – сугышта катнашкан туганнарны барлау өчен иң билгеле сайтларның берсе. Чөнки ул Россиянең Саклану министрлыгы архивлары һәм яшерен документларга нигезләнеп эшләнгән. Тик шунысы кызганыч, монда мәгълүмат бик аз һәм коры. Ләкин төп фактларны, яисә архивларга сылтаманы нәкъ менә монда табып була.

3. ОБД Мемориал

Ни кызганыч, күпләрнең туганнары сугыштан кайтмый калып хәбәрсез югалганнар, шуңа алар турында мәгълүмат туплау аеруча кыен. Ярдәмгә бу сайт киләчәк. Нәкъ менә монда һәлак булучыларны һәм хәбәрсез югалганнарны табып, аларны күмү урынын белеп була. Шунысы мөһим: туганыгыз турында мәгълүмат документка нигезләнеп бирелә, шуңа документның күчермәсен дә алырга мөмкин.

4. Үлемсез полк

Әлеге сайтта Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шул исәптән тылда хезмәт иткәннәрне табып була. Өстәвенә, биредә исән калганнар, һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар турында мәгълүмат бар. Монда ук махсус форумда сез туганнарыгыз турында мәгълүмат табу буенча ярдәм сорый аласыз.

5. Дорога памяти

Бу музей комплексы сайты, шуңа да биредә мәгълүмат башка платформалардагы кебек үк күп түгел. Шулай да «Хәтер галереясы» бүлегендә Саклану Министрлыгы архивларыннан алынган меңләгән язма арасында гаилә әгъзасы турында мәгълүмат табылырга мөмкин.

 

Бу язма 1 кешегә булса да үз туганын табарга ярдәм итсә, без чиксез шат булырбыз!

 

Гөльяр Шәемова иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев