Логотип Идель
Белми калма

«ҮЗ ИЛЕМДӘ – ҮЗ КӨЕМ» БӘЙГЕСЕНДӘ БЫЕЛ ГАИЛӘЛӘР КӨЧ СЫНАШАЧАК

«Тәртип» радиосы «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең максаты –  халкыбызның онытыла барган җырларын музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны а капелла башкару.

Былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашкан булса, бу елгысында гаиләләр көч сынашачак. Катнашучылар бер гаилә әгъзалары яки туганнар булырга тиеш. Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак. Шулай ук җиңүчеләрнең җырлары «Тәртип» радиосы эфирында да яңгыраячак.

«Һәр илнең үзенең җыры, үзенең аһәңе бар. Бүген татар җырыбызга бик күп татар халкына хас булмаган агымнар килеп керде. «Үз илемдә – үз көем»нең төп максаты – нәкъ менә шушы татар милли моңына, аһәңенә туры килгән җырларны сайлап алу. Алар бүгенгә кадәр без ишетмәгән җырлар булырга мөмкин, чөнки халык арасында андый җырлар саклана. Милләтебезне уятып җибәрә торган җырларны, бәлки, без шушы бәйгедә табып алып, киң тамашачыга тәкъдим итә алырбыз», –  диде Татарстанның халык артисты, бәйгенең жюри рәисе Айдар Фәйзрахманов. 

«Тәртип» радиосының башкарма продюсеры  Айваз Садыйров бу елгы Гран-прига – 50 мең сум, беренче урынга – 25 мең, икенче урынга – 15 мең, өченче урынга  – 10 мең биреләчәге турында әйтте. Катнашу өчен җырны видеога төшереп, 89872205050 номеры буенча ватсап яки телеграмга җибәрергә кирәк. Яндекс.Диск, Mail.Облоко, Google.Drive кебек файлларны саклаучы системаларны кулланып, шуларга сылтама да җибәрергә ярый. Видеолар 16 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. «Үз илемдә – үз көем» бәйгесенең нигезләмәсе белән tartip.tatar сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев