Логотип Идель
Белми калма

ЯШЬЛӘР ТУРИСТИК ФОРУМЫ 2021 СТАРТ АЛДЫ

26 октябрьдә Казанда икенче яшьләр туристик форумы старт алды. Бу чарага дип, бөтен Россиядән 240 катнашучы җыелачак. Форум барышында 35 Россия һәм чит ил спикеры, төрле өлкәләрдән килгән туроператорлар, медиа, трэвел-блогерлар, ИТ-компанияләр, профессиональ сәяхәтчеләр һәм туризм өлкәсендә хакимият органнары вәкилләре чыгыш ясаячак.

Дүрт көн дәвамында барган форумда дүрт мәйданчык эшләячәк: трэвел-блоггинг, Татарстан районнарында туристик инициативалар буенча белем бирү программасы, туристлар өчен вакыйгалар һәм интерактив программалар, шулай ук Tatarstan Tourist Pass кушымтасы өчен маркетинг чишелешләр хакатоны. Катнашучылар Татарстан районнарына юл тотып, туристик маршрутның идеаль формуласын табарга тырышачак. Чараны оештыручы, «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» АКБО генераль директоры Дилбәр Садыкова форумның яшьләр өчен мөһим икәнен ассызыклады:

«Форумны икенче тапкыр уздырабыз. Быел без форумны уздыруның мөмкинлекләрен алдан ук игълан иттек. Форум шулкадәр зур кызыксыну уятты ки, анда катнашырга теләүчеләрнең саны бик күп булды: 650 гариза арасыннан, 240ы алынды. Россиядән кала, форумда катнашырга теләк белдерүчеләрдән Әзербайҗан һәм Белоруссия да бар иде. Татарстан яшьләре ягыннан да шулай ук зур кызыксыну булды. Чыннан да, яшьләр туризмын үстерү темасының әһәмияте зур. Яшьләр үзләре дә сәяхәт итә һәм проектлар, туристлык продуктларын булдыра ала бит», – диде ул. 

Икенче яшьләр туристик форумы ачылышы тантанасында ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов һәм туризм комитеты рәисе Сергей Иванов бар иде. Шулай ук чараны ачу тантанасында Булат Закиров – яшь трэвел блогер, походлар, турлар оештыручы, Bolt компаниясе җитәкчесе чыгыш ясады. Ул үзенең инстаграм аккаунты турында сөйләде, яшьләргә акча эшләү, интернетта һәрвакыт актив булу ысуллары белән бүлеште.

Фото Яшьләр эшләре минимтрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев