ЯШЬЛӘР НИНДИ ОБЪЕКТЛАР ӨЧЕН КҮБРӘК ТАВЫШ БИРӘ?
30 майга кадәр Татарстанда яшәүчеләр 2023 елда төзекләндерәсе объектларны сайлауда катнаша. Биредә 14 яшьтән үк тавышыңны калдырып була. Әлеге сайлау үз җирлегеңне тагын да яхшыртырга, кызыклы мәйданчыкларны арттырырга ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта республиканың биш район һәм шәһәрендә халыкка тавыш бирүдә волонтерлар ярдәм итә. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмәгә барысы 200 волонтер җәлеп ителгән. Волонтерларның һәркайсы тематик листовкалар тарата һәм халыкка, шул исәптән яшьләргә, киләчәктә төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн-тавыш бирү турында мәгълүмат бирә. Мәсәлән, Бөгелмәдә 30 апрельдән 15 майга кадәр «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» АКБО белгечләре катнашында волонтерларны укыту булып узган. Шушы вакыт эчендә шәһәрнең ике мәйданчыгында ял һәм бәйрәм көннәрендә 36 волонтер эшләгән. Барлыгы 3 меңнән артык кешегә сайлау турында хәбәр ителгән. Гадәттә, кешеләр үз яшәү урыннарына якын булган ишегалларын һәм паркларны сайлыйлар, дип хәбәр итә тавыш бирү буенча җаваплы волонтер Наталья. Әлмәт яшьләре исә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы күп тавыш җыяр дип өметләнә. Ә менә Яр Чаллыда шәһәр халкы арасында Табеев исемендәге яр буе бик популяр. Шуңа күрә, мөгаен, төзекләндерү объектларын сайлауда әлеге парк өчен күпләп тавыш бирелер.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү биредә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев