ВАХТАНГОВ ТЕАТРЫ – КАЗАНДА!
6-12 июньдә Казанда «Нәүрүз» VII Халыкара театр-белем бирү фестиваль-форумы узачак. Ул онлайн һәм офлайн форматларда үткәреләчәк. Форумның хедлайнеры – Мәскәүнең Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры. Аның ике иң яхшы дип саналган спектакле («Война и мир», «Евгений Онегин») фестиваль көннәрендә Камал театры сәхнәсендә куелачак.
Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры директоры Кирилл Крок «Война и мир» спектакленең 5 сәгать дәвамында баруын әйтә. Аның сүзләренчә, бу масштаблы эшне Казан тамашачылары, һичшиксез, күрергә тиеш. Беренче карашка спектакль артык озак булып тоелса да, ул башлангач, тамашачылар игътибарын читкә юнәлтми һәм зур кызыксыну белән ахырына кадәр карап бетерәләр икән.
Спектакльләрдән тыш, форумда катнашучылар өчен актерлык осталыгы, актёр һәм курчак театры режиссеры сәнгате буенча остаханәләр, менеджмент, PR-технологияләр, театр тәнкыйте, сәнгать эше буенча лекцияләр һәм семинарлар үткәреләчәк. Форум педагоглары – Россиянең театр сәнгате һәм менеджментның әйдәп баручы белгечләре. Бу зур чараның 11 секциясендә Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдән барысы 32 остаз катнашачак.
Форумда катнашучылар саны 258. Ә иң популяр секция – «Менеджмент һәм PR-технологияләр, чөнки биредә барлыгы 70 катнашучы җыелган. Дәресләр Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында, шулай ук «Әкият» курчак театры, КФУ, Кариев һәм Камал театрларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев