ТАТАР ТЕЛЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕ БАШЛАНА: ШАРТЛАРЫ НИНДИ?
Татар телендәге әдәби әсәрләр бәйгесе 1 октябрьдән игълан ителде. Бәйге татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, язучыларда иҗатка карата кызыксыну уяту, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау максатыннан уздырыла. Ул үз эченә 10 номинацияне ала. Бәлки нәкъ менә син яңа буын язучысыдыр? Үзеңне сынап карарга тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар телендә язылган әдәби әсәрләргә бәйгене икенче тапкыр игълан итә. Бәйгегә татар телендә язылган, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр генә кабул ителә. Бер автордан килгән әсәрләр саны чикләнми. Бәйгедә катнашучыларның исемнәре билгеле булмый. Әсәр псевдоним белән имзаланырга тиеш.
Быел бәйгегә 1) роман, 2) повесть, 3) хикәя, 4) поэма яки шигырьләр шәлкеме, 5) повесть (үсмерләр әдәбияты), 6) хикәя (үсмерләр әдәбияты), 7) поэма яки шигырьләр шәлкеме (балалар һәм үсмерләр әдәбияты), 8) хикәя (балалар әдәбияты), 9) кыска драма әсәрләре, скетчлар (балалар әдәбияты), 10) әдәби тәнкыйть мәкаләсе, рецензия номинацияләре буенча әдәби әсәрләр кабул ителә. Романнарны 2023 елның 1 декабренә, башка номинацияләрдәге әсәрләрне 2023 елның 1 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк каралган. Әле ул гына да түгел: җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары» журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк. Нигезләмә белән монда http://kazanutlary.ru/news/byge/tatar-telendge-dbi-srlr-konkursy-1 танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев