«СЕЗ БАЛАНЫҢ ГРАЖДАНИН БУЛЫП ФОРМАЛАШУЫНДА ЗУР РОЛЬ УЙНЫЙСЫЗ»: КАЗАНДА ИҢ ЯХШЫ ҖӘМӘГАТЬ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕН КОТЛАДЫЛАР
Бүген Кәрим Тинчурин театры залында «Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022» бәйгесенә йомгак ясауга багышланган тантаналы чара узды. Җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Бәйгенең зона туры октябрьдә узган иде. Катнашучылар үз эшләре һәм тәрбия бирү ысуллары турында видеороликлар әзерләп, һәрберсе 7 әр минут чыгыш ясады. Жюри алар арасыннан иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен билгеләде.
«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе-2022» җиңүчеләрен котлау һәм бәйгегә йомгак ясау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады. Ул сәхнәдән җәмәгать тәрбиячеләренә ихлас рәхмәтләр әйтеп, аларның нинди зур һәм әһәмиятле эш башкаруын билгеләде.
«Бәйгедә катнашу сезнең һәрберегез өчен дә үз осталыгыгызны бәяләүнең билгеле бер этабы булды. Сез баланың гражданин булып формалашуында зур роль уйныйсыз, дөрес юлдан барырга ярдәм итәсез.
Өйрәнергә әзер баланы укыту һәрвакыт җиңел. Өйрәнергә теләмәгән баланы укыту бик авыр. Шуңа күрә монда һәрвакыт ярдәмчеләр кирәк», – дип әйтте Ләйлә Фазлыева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 мая 2026 - 10:18
КАЗАННЫҢ ЯШҮСМЕРЛӘР КЛУБЛАРЫНДА ҖИҢҮ КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН БУШЛАЙ МАСТЕР-КЛАССЛАР УЗАЧАК
-
4 мая 2026 - 15:36
«ЯЛКЫН» МӘКТӘП МЕДИАЛАРЫ ПАТРИОТИК ФЕСТИВАЛЕНЕҢ ФИНАЛЫ КАЙДА УЗА?
-
4 мая 2026 - 09:37
РОСОБРНАДЗОР БДИ ТАПШЫРУ АЛДЫННАН УКУЧЫЛАРНЫ ТИКШЕРҮНЕ ТЫЙДЫ
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
Нет комментариев