Логотип Идель
Белми калма

ШӘҺӘР БАЛАЛАРЫН – АВЫЛГА: «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»ннән ЯҢА ПРОЕКТ

15 июльдән башлап Татарстанның 5 районында «Ура, авылга» проекты старт алачак. Аны тормышка ашыручылар «Алдынгалар хәрәкәте». Биредә 5 көн дәвамында 6-17 яшьлек 500дән артык бала һәм яшүсмер катнашачак дип көтелә. Проекттан нәрсә көтәргә? Безнең язмада укыгыз!

«Ура, авылга» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылды. Лагерльләр республикабызның Әлки, Апас, Арча, Балтач һәм Теләче районнарында узачак.

5 көн дәвамында балалар авылга хас булган һөнәрләр, кәсепләр, җырлар-биюләр, кул эшләре белән танышып, татар телен камилләштерәчәкләр, авыл тарихы һәм тормышы белән якынрак танышачаклар дип көтелә.

Биредә йоклау һәм ашау каралмаган. Проект авылда яшәүче һәм авылга шәһәрдән кунакка кайтучылар өчен ясалган. Ягъни көн дәвамында алар төрле остаханәләр, дәресләр узып, бер-берсе белән аралашып, күңел ачып, вакытны файдалы уздырачаклар. Ә йокларга һәм ашарга исә үз өйләренә кайтачаклар. Һәр авылда махсус шатерлар урнаштырачаклар. Нәкъ менә шунда балалар җыелашачаклар, алар белән көн дәвамында махсус өйрәтелгән әйдаманнар эшләячәк. Шулай ук һәр катнашучыга махсус мерч та каралган

Биредә теләгән һәр бала катнаша ала. Моның өчен махсус сылтама аша узып теркәлергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев