РОССТАНДАРТ ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДАДА КАТНАШУ ӨЧЕН ҖЫЕЛМА КОМАНДА ТУПЛЫЙ
2022 елның август аенда Көньяк Кореяда мәктәп укучылары арасында стандартлаштыру буенча Халыкара Олимпиада узачак. Россия мондый дәрәҗәдәге олимпиадада тәүге тапкыр катнашачак. Әлеге чара 2006 елдан алып ел саен Көньяк Кореяда стандартлаштыру буенча милли орган (KATS) иницаитивасы белән оештырыла. Олимпиада яшүсмерләр арасында стандартларны популярлаштыруга юнәлдерелгән. 2021 елда стандартлаштыру буенча Халыкара Олимпиада Кытай, Индонезия, Япония, Көнья Корея, Руанда һәм Сингапурдан 40 командага тупланган 120 укучы катнашкан.
Халыкара Олимпиадада Россия данын яклаячак җыелма команданы туплар өчен Росстандарт «Стандартизация буенча яшьләр олимпиадасы» уздырачак. Хәзер әлеге Олимпиадага сайлап алу туры уза, ул 31 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда 13-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Моның өчен бәйгенең рәсми сайтында гариза калдырырга кирәк.
1 июньдә Уфада бәйгенең финалы узачак, аның нәтиҗәләре буенча җыелма команда тупланачак. Әлеге җыелма команда Көньяк Кореяда Россия данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев