КАЗАНДА РЕГБИ-7 БУЕНЧА РОССИЯ ЯШЬЛӘРЕНЕҢ V СПАРТАКИАДА ЯРЫШЛАРЫ БАШЛАНДЫ
21-24 июль көннәрендә Казанның «Тулпар» стадионында Россия яшьләренең V спартакиадасы кысаларында регби-7 буенча уеннар уздырыла. Анда 12 ир-ат һәм 11 хатын-кыз командасы катнашачак.
23 июль көнне турнирның төркем стадиясендә Татарстан һәм Марий Эл Республикасы хатын-кызлар командалары катнашында регби буенча матч узды. Кызганычка каршы, безнең уенчыларыбыз җиңелде, әмма алар лаеклы көндәш булуларын исбатлый алдылар.
Айгөл Хөсәенова — «Зилант» хатын-кызлар регби клубы капитаны:
«Бүгенге уенга күп көч сарыф ителде. Барлык планнарны да тормышка ашыру өчен, вакыт аз иде, әмма тренерлар кулдан килгәннең барысын да эшләде. Команда яшь: югары уку йортлары студентларыннан тора. Аларның потенциалы зур, әмма әлегә куркулары бар».
«Бүгенге уен — безнең өчен беренче. Командадагы кайбер уенчылар хәтта ярты ел да шөгыльләнмәделәр әле, шуңа күрә уен авыр узды. Ләкин кызлар төшенкелеккә бирелмиләр. Алда аларны җиңүләр көтә!» — диде хатын-кызлар регби командасы тренеры Әлфия Мустафина.
Ә каршы як командасы кызларының күңелләре күтәренке. Марий Эл уенчысы Полина: «Без бүгенге җиңүгә шат. Казаннан бик күп уңай эмоцияләр белән китәбез. Регби белән шөгыльләнергә рухи яктан да көчле булу кирәк!» — ди.
Алдагы финал уеннарының расписаниесе биредәге сылтама буенча:
http://fcpsr.ru/news/49-sparts/5563-v-letnyaya-spartakiada-molodezhi-yuniorskaya-rossii-2021-goda-regbi-7-raspisanie-turnira-yuniorok.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев