КАЗАНДА БАЛАЛАР ФОЛЬКЛОРИАДАСЫ ГӨРЛӘДЕ
19 июньнән башлап, 23 июньгә кадәр көнне Казанда II Бөтенроссия балалар фольклориадасы узды. Балалар халык иҗаты фестиваленә дип, Россиянең 80 төбәгеннән меңнән артык катнашучы җыелды. Алар – традицияләрне саклаучы яшьләр, фольклор, хореография, халык-җыр һәм инструменталь ансамбльләр артистлары, сәләтле балалар.
Фольклориаданың төп бурычлары – матди булмаган этномәдәни байлыкны саклау, үсеп килүче буында борынгы традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү, балалар һәм яшьләр фольклор хәрәкәтен үстерү, дип искәрттеләр оештыручылар.
Берничә көн дәвамында фестиваль катнашучылары Казанда, Иннополиста, Апас, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында берничә концерт үткәрделәр, Казан Кремле һәм Кремль яр буенда үз халыкларының костюмнарын күрсәттеләр, төрле иҗади остаханәләрдә, лабораторияләрдә, мәгариф программаларында, экскурсияләрдә катнаштылар. Быел фольклориадада катнашу өчен 71 балалар-яшүсмерләр коллективы (фольклор, хореография, инструменталь), 4 дуэт һәм 10 яшьтән 18 яшькә кадәрге 13 солист-җырчы чакырылган иде.
Фестивальнең соңгы көнендә балаларга башкалабызның Сабантуенда катнашу бәхете тәтеде. Бәйрәмнең төп мәйданында алар төрле халыкларның биюләреннән торган әйлән-бәйләнне башкардылар. Сабантуй барышында Фольклориада катнашучылар татар халкының традицияләрен, көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдырган милли хуҗалыклар белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
-
15 июня 2026 - 15:23
КАЗАНДА ЯШЬЛӘР КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР СӘЛАМӘТЛЕГЕ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЧӘКЛӘР
Нет комментариев