Белми калма
КАЗАН – ЮНЕСКОның ИҢ КРЕАТИВ ШӘҺӘРЕ!
Татарстан башкаласы бу исемлеккә “музыка” юнәлеше буенча кергән. Казан анда эләгү өчен гаризаны июнь аенда тапшырган.
Казанның мәдәни тормышы халыкара дәрәҗәдәге музыкаль форумнарга бай. Алар арасында Федор Шаляпин исемендәге опера фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале, «Европа — Азия» заманча музыка фестивале, «Белая сирень» Сергей Рахманинов исемендәге фестиваль, София Гобәйдуллина исемендәге Concordia заманча музыка фестивале, “Алтын көз” һәм L’Arte de Larco open-air-фестивальләре, Tat Cult Fest яңа татарча музыка фестивале бар.
ЮНЕСКОның креатив шәһәрләре челтәре 2004 елдан бирле эшли. Хәзер анда 246 шәһәр кергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев