КАРИЕВ ТЕАТРЫНЫҢ ЮБИЛЕЕНӘ БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР ЦИКЛЫ БИЛГЕЛЕ
Кариевта театрның 35 еллык юбилеенә багышланган чаралар циклы башланып китә. Сезон азагына кадәр юбилей кысаларында күп кенә кызыклы тамашалар куелачак. Алар белән тулырак театр директоры Луиза Шарова һәм Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов таныштырды.
«Моннан утыз биш ел элек 25 февральдә беренче тапкыр сәхнәгә «Намус хөкеме» дигән спектакль куелган була. Һәм менә шул көннән алып, театрыбыз үзенең туган көнен билгели. 25 февральдән башлап, сезоныбыз ябылганчы, юбилей чаралары уздырачакбыз. Алар спектакль, шулай ук театраль музей маршрутлары, урам чаралары, перформанслар, променадлар форматын да үз эченә алачак», – диде театр директоры Луиза Шарова.
Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов 25 февральдә театрның Кече залында һәм фойесында «35 мизгел» дип аталган ретрокүргәзмә оештырылачагы турында әйтте. Биредә төрле елларда уйналган спектакльләр кадрлары җанланачак, аларда театрның тарихы чагылачак. Ә Зур залда исә XIX-XX гасыр башы вакыйгаларына нигезләнгән, татар театрының барлыкка килүен күрсәткән «Артист» спектакле тәкъдим ителәчәк. Спектакльдә бөтен труппа катнашачак.
Кариев театры яшь тамашачыларны ел буена премьералар белән шатландырып тора. Менә тагын май аенда театр рус язучысы Александр Гринның «Ал җилкәннәр» әсәре буенча феерия (бу театр жанрының үзенчәлеге – фантастик сюжетлар һәм искиткеч визуаль эффектлар) тәкъдим итәчәк. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов сүзләренчә, октябрь аенда Әмирхан Еникинең «Матурлык» хикәясе буенча да премьера күрсәтеләчәк.
«Чыннан да, безнең театр – яшьләр, яшүсмерләр театры, дип горурланып әйтә алабыз. Чөнки бездә яшь тамашачылар өчен дә, хәтта ясле балалары өчен дә спектакльләр бик күп. Һәр спектакльнең дә үз тамашачысы бар. Безнең театр замана белән бергә атлый. Без яңалыклардан курыкмыйбыз, яшьләргә якынрак булырга тырышабыз. Менә яз көне «100 Тукай» перформансы куелачак. Аны инде без Черек күлдә куйдык. Яшьләр аны үзенчәлекле дип кабул итте», – диде Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев