Логотип Идель
Белми калма

«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ

Татарстанның иң киң танылган чараларының берсе – этно-модерн «Каракүз» фестивале быел бишенче тапкыр узачак. Нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә узачак бәйрәм нәрсә белән шаккатырачак? Фестивальнең быелгы үзенчәлекләре һәм программасы турында бу язмада укыгыз.

18 июльдән башлап 3 августка кадәр Әлмәт шәһәренең төрле мәйданчыкларында «Каракүз» фестивале кысаларында дистәләгән чаралар узачак. Фестиваль программасы 3 атна дәвамында, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә барачак. Биредә рәссам, дизайнерлар, музыкант, театр сәнгате өлкәсе артистлары катнаша. Төрле халык кәсепчелеге эшләнмәләре дә тәкъдим ителәчәк.

Этно-модерн фестиваль ял көннәрендә узачак программасын төрле төсләр белән бәйләп уздырачак:

  1. Фестивальнең беренче атнасы. Яшел. (18.07-20.07)

– Этнофестивальнең ачылу тантанасы. Биредә артистлар чыгышлары һәм ярминкә көтеләчәк. («Каракүз» скверы)

– Анимация фестивале (Шәһәрнең төрле мәйданчыкларында)

– Fashion-маркет ((«Каракүз» скверы

– Лекцияләр, остаханәләр һәм спикерлар чыгышы

– Мода күрсәтү («Әлмәт» иҗтимагый үзәге )

  1. Фестивальнең икенче атнасы. Кызыл. (25.07-27.07)

– «Һава» заманча хореография фестивале («Каракүз» скверы)

– «Легкие крылья» урам театрлары фестивале һәм карнавал

– «Аулак» заманча театр фестивале («Әлмәт» иҗтимагый үзәге)

– Күл буенда җыр фестивале

– Әлмәт күле яр буенда мунча фестивале

– Ретритлар циклы: медитацияләр, практикалар һ.б.

– Иҗади остаханәләр

  1. Фестивальнең өченче атнасы. Ак. (1.08-3.08)

– Джаз фестивале

– Гастрофестиваль

– Рәсем сәнгате фестивале

– «Каракүз Фильм» кинофестивале

– Ачык һавада орган музыкасы фестивале

– «Келәт» экофестивале

– Китап фестивале

– Юмор фестивале

«Каракүз»нең музыкаль өлеше дә бай. Танылган артистлар арасында Мот, Антоха MC, Дмитрий Маликов, Олег Митяев, Эндрю Дональдс (Enigma) һәм башкалар бар. Ә «Каракүз» этно-модерн фестиваленең төп кунагы Татарстанның атказанган җырчысы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак.

Димәк, ялларны Әлмәттә уздырабыз?

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

Белми калма

Яңа сан