КАМЕРА, МОТОР, КИТТЕК: БИЛӘРДӘ «СӘЛӘТ» ФОРУМЫНЫҢ МЕДИА СМЕНАСЫ АЧЫЛДЫ
Биләрдә XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң озын һәм иң күп санлы катнашучылы сменаларының берсе – Медиа Биләр Форум старт алды, ул 2 августка кадәр дәвам итәчәк. 6 көн дәвамында Биләр җире интервьюлар, фото һәм видеога төшерүләр, подкастлар, трендлар һәм, әлбәттә, иҗат белән тулачак.
Бишенче сменада Самара, Оренбург, Мәскәү, Чувашиядән, Санкт-Петербург һәм Татарстанның барлык районнарыннан 823 бала катнаша. Катнашучылар арасында фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары активистлары бар.
Медиа Биләр Форум – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль коралларны үзләштерүгә багышланган смена. Иҗади лабораторияләр форматында уза торган сменада катнашучылар медиа дөньясы белән танышып, алган белемнәрен һәм күнекмәләрен гамәлдә сынап карый ала. Эш 6 юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар.
Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр һәм кызыклы лекцияләр уза. Форумда катнашучыларның лекцияләр, тренинглар, махсус проектлар һәм остаханәләр тыңлау барышында спикерлар биргән биремнәрне үтәү, алган белемнәрне шунда ук гамәлдә куллану, үзләрен журналистлар һәм медиа өлкәсе кешеләре буларак сынау мөмкинлеге бар. Дәресләрдә креатив фикерләүгә, үзеңне күрсәтүгә, замананың актуаль һәм файдалы коралларын куллануга басым ясала.
Медиа форумның мохитен тояр өчен смена дәвамында эшләп торган «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирларын карап барырга була.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев