«ИВАН СЕМЕНОВ: БОЛЬШОЙ ПОХОД»: КИҢ ПРОКАТТА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЯҢА КИНО
28 сентябрьдән башлап Россия кинотеатрларында Антон Богдановның (сез аны «Реальные пацаны» сериалында Антоха роленнән беләсездер, мөгаен) «Иван Семенов: большой поход» фильмы күрсәтелә башлады. Режиссер сөйләве буенча, бу махсус нәкъ менә балалар һәм яшүсмерләр өчен төшерелгән нәфис фильм.
Фильмның асылында 4 дус егетнең маҗаралары һәм шаманны эзләү барышындагы сәяхәт ята.
Иван Семенов үзенең яраткан кызын чит илгә китүдән туктатырга тырышып, мөмкин булган барлык хәйләләргә бара: ата-аналарын сатып алып карый, тәкъдим ясый, хәтта урларга да маташа! Әмма нәтиҗәдә бары тик бер нәрсәгә генә ирешә – Ваняга яраткан кызына якынаюны да тыялар. Һәм төп герой шаман янына барырга була, ә дуслары аңа бу зур сәфәрдә юлдаш була. Юлда егетләргә адашырга, көтелмәгән проблемаларга юлыгырга, чак кына янгыннан сакланып калырга, браконьер белән очрашырга һәм тагын бик күп нәрсәләр күрергә туры киләчәк. Бу сынауларның барысы да аларның дуслыкларын сыный. 4 малай, 4 төрле холык, 4 төрле максат һәм хыяллар, ләкин бөтенесе бергә алар – банда.
Фильмның асылында дусларның сәяхәте генә түгел, ә шактый күп проблемалар һәм бүгенге көндә актуаль булган сораулар күтәрелә. Шуларның берсе – браконьерлык. Егетләр төлкеләрне җәфалаучы бер әшәке кешегә юлыгалар. Дуслык, мәрхәмәтлек һәм чаялык мескен хайваннарга ярдәм итәргә булышырмы икән? Егетләрнең хыяллары чынга ашырмы? Иванның яраткан кызы чит илгә китәрме? Фильмны карагач белерсез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев