ИРАДА ӘЮПОВА: «КОНКРЕТ ТЕРРИТОРИЯЛӘРНЕҢ ТРАДИЦИЯЛӘРЕН САКЛАУ АША БЕЗ БӨТЕН МӘДӘНИЯТЕБЕЗНЕ САКЛЫЙБЫЗ»
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында төрле чаралар оештырылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтеп үтте.
Мәдәният министры оригинальлекне саклауга һәм торгызуга аерым игътибар биреләчәге турында ассызыклады. Чаралар берничә бүлеккә бүленәчәк: мәгариф, фән, мәдәният, бәйрәмнәр һәм традицияләр, инфраструктура үсеше.
«Мәдәниятебез күбрәк авылларда саклана. Конкрет территорияләрнең традицияләрен саклау аша без бөтен мәдәниятебезне саклыйбыз. Шуңа күрә быел да бик күп чараларны авыллар белән оештырачакбыз. Шул проектларның берсе – «Татарстанның чигелгән картасы». Узган ел «Россиянең чигелгән картасы» проекты бөтен ил буенча старт алды. Бу безнең өчен кызыклы проект, аны республикада дәвам итә алабыз дип уйладык. Районнарыбыз осталары бу проектка җәлеп ителәчәк», – диде Ирада Әюпова. Шулай ук Мәдәният министры Сабантуйны бәйрәм итүдә ярышларга, традицион көрәш төренә күбрәк игътибар бирү турында да әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев