«ЯЛКЫН» ТАТМЕДИА КҮРГӘЗМӘСЕНДӘ
Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Казан IT-паркында киңәйтелгән утырышын уздырды. Чарада «Ялкын» журналы да катнашты!
Утырыш башланыр алдыннан күргәзмә ачылган иде. Биредә яңа медиа концепцияләре – республиканың әйдәп баручы гаммәви мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, иҗтимагый һәм белем бирү оешмаларының 16 экспонаты тәкъдим ителде. Күргәзмәдә шулай ук республика гаммәви мәгълүмат чараларының өстәмә чынбарлык, нейрочелтәрләр һәм ясалма интеллекттан ничек файдалануы күрсәтелде.
«Ялкын» журналы «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасы белән берлектә күргәзмәдә үзенең интерактив зонасын булдырды. Биредә журналның балалар редакциясе, уеннар булган такта, блиц-сораштыру мәйданчыклары күрсәтелде. Теләгән һәр кеше килеп, интервьюлар бирә, «Ялкын» һәм «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге белән таныша, журналның махсус интерактивларында катнаша ала иде. Яшь журналистлар килгән кунакларга журнал чыгару, язма әзерләү, интервью алу тәҗрибәсе белән бүлештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Нет комментариев