«ГАРРИ ПОТТЕР»ДАГЫ ПОЕЗД КАЗАНГА КИЛӘ
«Гарри Поттер» фильмнары фанатлары өчен шәп яңалык! Казанга «Магический экспресс» поезды киләчәк. Әлеге проектны бу елның февралендә Сахалинда башлап җибәргәннәр. Шуннан бирле поезд бөтен ил буйлап сәяхәт итә. Ул инде 20дән артык шәһәрдә булып, 600 рейс ясаган һәм 120 меңнән артык пассажирны йөртеп өлгергән.
Поезд Казан-Васильево-Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Анда октябрьдән ноябрьгә кадәр йөреп карау мөмкинлеге туачак. Поезд Казан тимер юлы вокзалыннан китә, сәяхәт 1 сәгать 5 минут дәвам итәргә тиеш.
Пассажирлар Гарри Поттер дөньясына бераз гына булса да кагыла алачак. Аларның Гриффиндор формасын киеп, тылсымлы таяклар тотып карау мөминлеге булачак. Сәяхәт итүчеләрне Гарри Поттер фильмнарындагы геройлар – Альбус Дамблдор, Северус Снегг, Аластор Грюм, Рубеус Хагрид озатачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев