ГАРМОНИЯ ҺӘМ ЭНЕРГИЯ: GAUGA ҺӘМ LA PRIMAVERA ЗУР КОНЦЕРТКА ЧАКЫРА
Үзенең кабатланмас яңгырашы һәм илһамландыра торган текстлары белән билгеле GAUGA төркеме кабат тамашачысын язгы зур концерт белән куандырырга җыена. Татар рок музыкасының ихласлыгы һәм энергетикасы классик La Primavera кыллы оркестры белән берләшеп, тамашачыларга онытылмаслык тере тавыш тылсымын бүләк итәчәк. Концертның махсус кунаклары – заманча башкорт музыкасын яратучыларга билгеле Burelar төркеме.
GAUGA һәм La Primavera оркестрының беренче уртак концерты аншлаг белән октябрь аенда узды һәм тамашачының җылы кайтавазын җыйды. Татар рок музыкасын яратучылар төркемнең иң яхшы композицияләрен оркестр белән эшләнгән яңа аранжировкада ишетте. Мондый уңыштан соң, проектның дәвамы булачагы билгеләнде. 6 апрельгә GAUGA репертуарын моңа кадәр оркестр белән яңгырамаган композицияләр белән тулыландырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
Нет комментариев