ЧИТ ТЕЛЛӘРДӘ ВИДЕОПРОЕКТЛАР БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШЫРГА АШЫК!
20 мартка кадәр 8-11 сыйныф укучыларын чит телләрдә «Җанлы натюрморт» җиденче төбәкара видеопроектлар бәйгесенә гаризалар бирергә чакыралар.
Бәйгенең максаты – мәктәп укучыларында сынлы сәнгатькә тотрыклы кызыксыну формалаштыру. Ул өч этаптан тора. Беренче этапта гыйнвардан февральгә кадәр бәйгедә катнашучыга рәсем сәнгате музеена барырга, анда видеопрезентация һәм видеороликка эш планын төзү өчен әсәрне сайларга кирәк булачак.
Икенче этапта – февральдән мартка кадәр – катнашучы мәгълүмат табарга һәм иҗади төркемнәр белән видеоролик төзергә тиеш.
Өченче этапта – 25 апрельгә кадәр – җиңүчеләр билгеләнәчәк. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак, ә җиңүчеләрне һәм лауреатларны Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Түбән Новгород дәүләт сәнгать музее дипломнары белән бүләкләячәкләр дип хәбәр ителә Казан мэриясе сайтында.
Бәйгенең нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 декабря 2025 - 18:56
«ТАТАР КЫЗЫ, ТАТАР ЕГЕТЕ – 2025»: ҖИҢҮЧЕЛӘР БИЛГЕЛЕ
-
8 декабря 2025 - 10:35
«МИЛЛИ МУЛЬТFEST» V РЕСПУБЛИКА БАЛАЛАР КИНОФЕСТИВАЛЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
28 ноября 2025 - 15:17
«ЯЛКЫН»ЛЫ ТРИП: КИЛӘСЕ ТУКТАЛЫШ – ЧАЛЛЫНЫҢ ГАЛИ АКЫШ ИСЕМЕНДӘГЕ ЛИЦЕЙ-ИНТЕРНАТЫ
-
17 ноября 2025 - 16:17
КАЗАНДА КРЕАТИВ ҺӘМ БРЕНДИНГКА БАГЫШЛАНГАН МЕДИАСЕССИЯ ҮТӘЧӘК
Нет комментариев