БИЛӘРДӘ СӘЛӘТНЕҢ ИҢ КРЕАТИВ ФОРУМЫ – «ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ» ГӨРЛӘДЕ
Биләрдә 1 июльдән башлап 7 июльгә кадәр XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының иң иҗади һәм креатив сменасы – «Иҗат Биләр Форум» узды. Сменаның төп миссиясе – шәхесне үстерү һәм иҗат тирәсендә талантлы яшь кешеләрне берләштерү, ә моңа смена азагында күрсәтеләчәк уникаль проект ярдәм итте.
Быел 1200 дән артык гариза арасыннан 500 катнашучы сайлап алынды, алар өчен форум дәвамында 48 әйдаман һәм 6 директор җаваплы иде. Зур саннардан тыш, форумның географиясе дә кызыклы – сменада Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Ульяновск, Самара, Оренбург, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан балалар җыелдылар. Россиянең төрле нокталарыннан килгән катнашучылар, гомуми тырышлык белән иҗади проект булдыру өчен, үзләренең остазлары белән командаларга берләшеп эшләде.
Биредә һәр бала үзенә ошаган шөгыль таба – бию юнәлешен сайлый, көннәрне музыкага багышлый, яисә үзен чын театр артисты итеп тоя ала алды. Татарстан һәм башка төбәкләрнең әйдәп баручы белгечләре киңәш кенә биреп калмады, ә һәркемнең потенциалын ачып катнашучыларга максатка ирешү юлларын күрсәтте. Ә уникаль лекцияләр, остаханәләр, иҗади очрашулар һәм тренинглар «Сәләт» дөньясына кереп китү, яңа танышулар булдыру, ә иң мөһиме – үз-үзеңне табу өчен менә дигән мөмкинлек булды.
Быелгы форумның төп үзенчәлеге – катнашучыларның аңа онлайн кушылу мөмкинлеге. Теләк белдергән, әмма сменада катнаша алмаган үсмерләр өчен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе эшләде.
«Иҗат Биләр Форум» – бик күп мөмкинлекләр, уникаль остаханәләр, үз-үзеңне үстерү, җылы кичләр, яңа танышулар, дөньяга карашны киңәйтү, ә иң мөһиме – онытылмаслык хис-кичерешләр биргән форум.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы ТР Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев