Логотип Идель
Белми калма

БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ

19 апрель көнне «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлекчәсенең «Алга! Киттек!» республика форумын ачу тантанасы узды. Казан Дәүләт циркында башкалабызның төрле районнарыннан җыелган 1000 бала катнашты. Биредә оешманың республикадагы бүлегендә тормышка ашырылучы проектларны тәкъдим иттеләр, иң актив катнашучыларны бүләкләделәр.

Чарада шулай ук Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Тантана башланыр алдыннан катнашучылар килгән кунакларга алар актив эшли торган проектлар турында сөйләде. Алар арасында экологик походлар, зооволонтерлык, юлларда балаларның иминлеген кайгырту өчен уку-укыту чаралары һәм башка кызыклы эшләр бар иде.

«Алга! Киттек!» форумы 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ул шулай ук Республикабызның башка районнарында да узачак. Аның төп максаты – яшьләргә берләшү мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүмат бирү һәм аларның иҗтимагый эшчәнлектә катнашуга мотивациясен арттыру.

Чара башында ук сүз Республикабыз Рәисенә бирелде. Үз чыгышында ул биредә иң актив, иң сәләтле, иң тырыш, иң уңган балалар җыелды дип билгеләде:

 – Без туган ягыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны, әти-әниләребезне яратмасак, традицияләребезне сакламасак, киләчәк булмаячак бит. Ләкин безгә мондый куркыныч янамый. Чөнки безнең сезнең сыман актив, битараф булмаган яшьләребез бар, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәзерге вакытта Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 1522 беренчел бүлекчәсе ачылган. Республикада аңа 54,5 меңнән артык кеше кушылды.

«Алдынгылар хәрәкәте» – Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте. Аның бурычы – яшьләрне, аларның әти-әниләрен, педагогларны берләштерү. Хәрәкәт яңа дуслар табарга, чараларда катнашырга һәм 12 юнәлеш буенча проектлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Болар – мәгариф, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, мәдәният һәм башкалар. Татарстанда алар 13. Республикада «Туган тел, милли мәдәният, гореф-гадәтләр» дигәне дә гамәлдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев