ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ БЕЛӘН ХУШЛАШАБЫЗ?
Февраль азагында Мәгариф министрлыгы җәмгыять белеме фәнен 6-8 нчы сыйныфларда укытуны туктатып, бары тик 9 нчы сыйныфларда атнасына 1 сәгатькә генә калдырырга дигән карар чыгарды. Ни өчен икән? Әлеге карарның имтиханнарга нинди йогынтысы булачак?
НИ ӨЧЕН ШУЛАЙ?
Бу караны чыгаручылар җәмгыять белеменең 9 нчы сыйныфтан гына укыта башлауны укыту системасының үзгәрүе белән бәйле дип аңлата. Алар фикеренчә, бүгенге көндә укучылар җәмгыять һәм сәясәт турындагы белемнәрне башкача алырга тиеш, мисал өчен, илебезнең тарихы аша. Шуңа да тарих сәгатьләре артып, җәмгыять белеме сәгатьләре кимиячәк. Өстәвенә, белгечләр фикеренчә, сыйныф сәгатьләрендә укучылар шулай ук кирәк мәгълуматны алачаклар.
НИЧЕК БУЛАЧАК?
Якынча инде 2024 елның 1 сентябреннән 6,7,8 нче сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаячак дип көтелә. 9 нчы сыйныфлар өчен ул атнасына 1 сәгать укытылачак, ә 10-11 нче сыйныфларда элеккечә атнасына 2 сәгать керәчәк. Җәмгыять белеме сәгатьләрен тарих фәне алыштырачак.
ИМТИХАНГА НИНДИ ЙОГЫНТЫ БУЛАЧАК?
Җәмгыять белемен тапшыручылар, җиңел сулап куйсагыз була. Моңарчы да, хәзер дә имтихан өчен кирәкле булган темалар, тирәнтен өйрәнү 10-11 нче сыйныфка калачак. Өстәвенә, имтиханнар да яңа укыту форматына туры килерлек итеп үзгәртеләчәк. Белгечләр фикеренчә, уку сәгатьләре кимесә дә, уку сыйфатына бу бернинди йогынты ясарга тиеш түгел.
Теги: мәктәп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев