«АЛТЫН КАЛӘМ - 2021» СТАРТ АЛА
23 июльдә «Алтын каләм» фестивале башлана. 26 ел фестиваль яшь журналистлар эшчәнлегенә ярдәм итү һәм мәгълүмати кырны киңәйтү юнәлешендә эшли. Бүгенге көндә «Алтын каләм» мәктәбе укучылары – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең креатив агентлыкларының һәм массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәткәрләре.
Фестиваль яшь журналистларга шәхси яктан усәргә ярдәм итә. Бәйгедән соң да катнашучылар күп вакыт узара бәйләнештә булалар.
«Мин кайчандыр гади бер катнашучы, каләмче идем. Аннан Гран-при иясе, журфак студенты, дипломлы журналист булдым. Боларның барысына да «Алтын каләм» ярдәмендә ирештем. Фестиваль миңа бик яхшы журналистлар белән танышу һәм КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә – бушлай уку мөмкинлеген бирде», – ди «Ватаным Татарстан» иҗтимагый-сәяси газетасы корреспонденты Чулпан Гарифуллина.
Быел «Алтын каләм» фестивалендә 170 катнашучы. Бәйгенең программасы заманча һәм традицион журналистиканы берләштерә. Яшь журналистлар видео, тиктоклар төшерәчәкләр. Ә социаль челтәрләрдәге контент ике телдә алып барылачак: русча һәм татарча. «Алтын каләм» ике телдә дә эшли һәм уйлый ала торган буынны үстерергә этәргеч булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Нет комментариев